Татарстан Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә Е. И. Королев исемендәге Кострома өлкә клиник хастаханәсенең делегациясе хастаханәнең директоры Дуботолкин В. А., икътисад мәсьәләләре буенча директор урынбасары Хабарова А. Г. һәм дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Лебедев О. В. составында килде.
Кунакларны баш табиб Р. Ф. Шәвәлиев җитәкчелегендә РКХ җитәкчеләре каршы алды.
Визит барышында җитәкчеләр кабул итү-диагностика бүлеген, авыр пациентлар өчен бүлекләрне һәм ситуацион үзәкне уздылар. Очрашуда җитәкчеләр яңа технологияләр, пациентларга югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү һәм формалаштыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
«Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ белгечләре Түбән Кама укучылары өчен сәламәтлек дәресләрен үткәрәләр. «Сәламәтлек әлифбасы» – ул эксперименталь проект. Ике ел дәвамында бөтен бер сыйныф укучылары – бу юлы 7нче урта белеем биру мәктәбендә 2 «В» сыйныфы укучылары үз сәламәтлекләрен саклауга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән укыту программасын үтәләр. Укытуның беренче елында балалар шәһәр хастаханәсенең белгечләре укучыларга сизү әгъзалары (күрү сәләте, тәме, ишетү, ис сизү һәм сиземләү) турында сөйлиләр, бу органнар өчен нәрсә зарарлы һәм файдалы. Икенче елга органнар системаларын (азык-төлек, терәк яки сөяк, йөрәк-кан тамырлары, тын юллары) өйрәнәләр. Укулар формаль булмаган шартларда, уеннар төрендә, күрсәтмә материаллар һәм видеороликлар кулланып узалар. Курс ахырында балаларга «Сәламәтлек әлифбасы» дипломнары тапшырылачаклар һәм иң эшлеклеләрне билгеләячәкләр.
«Бөгелмә ҮРХ» ДАССУсе «Авторадио-Бөгелмә» белән бергә Бөгелмә муниципаль районы администрациясе ярдәме белән «Сәламәтлек сәгате» дигән яңа радиопроект эшләтеп җибәрделәр. Һәр атна саен чәршәмбеләр буенча радио тыңлаучыларның сорауларына туры эфирда «Бөгелмә ҮРХ»ДАССУнең табиблары җавап бирәләр. Тапшыруның беренче чыгарылышында «Бөгелмә ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Илнар Вилданов һәм баш табиб урынбасары Нураддин Ахундов катнаштылар. Алар Бөгелмәдә медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру турында сөйләделәр, шулай ук телефон аша радио тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.
2019 елның 14 мартында – сәламәтлек саклау өлкәсендә Бөтенроссия «Яшәргә вакыт!» премиясен тапшыру тантанасы Мәскәүдә узды. Премия инсульттан соң пациентларны профилактикалау, дәвалау һәм реабилитацияләү өлкәсендә иң югары казанышларны билгели. «Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары белән авыручыларны дәвалау өчен иң яхшы беренчел кан тамырлары бүлеге» номинациясендә Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе җиңде.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте студентлары өчен сәламәтлекне саклаучы тәртипнең принциплары турында лекция үткәрделәр.
Ел саен Бөтендөнья йокы көне җәмәгатьчелек игътибарын кешенең сәламәтлеге һәм гомере турыдан-туры бәйле булган торышының әһәмиятенә җәлеп итә. Быел аны 16 мартта билгеләп үтәчәкләр.
Россия нейрохирурглары ассоциациясенең «Н. Н. Бурденко исемендәге Нейрохирургия мәсьәләләре журналының» соңгы санында РФ баш нейрохирургы, академик Владимир Крылов, аның хезмәткәрләре һәм Россия округларының баш нейрохирургларының мәкаләсе басылып чыкты. Бу мәкаләдә илнең әйдәүче клиникаларында баш мие аневризмасының хирургия дәвалау нәтиҗәләренә анализ ясала.
КДМУның дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика, стоматология факультетларының 125 студенты Әлмәт сәламәтлек саклавының вәкилләре белән очраштылар. Алар Әлмәт, аның дәвалау учреждениеләре турында, яшь район җитәкчелеге һәм ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан белгечләргә тәкъдим ителә торган перспективалар турында зур кызыксыну белән тыңладылар.
Менделеевск районының Сәламәтлек саклавы күп профильле ҮРХ белән тәкъдим ителгән, анда 142 койка куелган, шулардан 97 койка тәүлек буе эшли торган, 45 койка – көндезге стационар. Амбулатор-сырхауханә хезмәте көненә 660 кеше йөри алырлык өлкәннәр һәм балалар сырхауханәсеннән тора. Авыл сәламәтлек саклавы 25 ФАП белән тәкъдим ителгән, хезмәт күрсәтү радиусы 40 км тәшкил итә.
15-16 мартта Казанда Югары медицина технологияләре белем бирү үзәге җирлегендә (Казан шәһ., Оренбург тракты ур., 139 йорт, 9 к.) травматологлар-ортопедлар, табиб-реабилитологлар, спорт медицинасы табиблары өчен «Артромастер» уникаль Халыкара мәктәбе узачак. Уку кысаларында травматология, артроскопия, реконструктив һәм пластик хирургия өлкәсендә әйдәүче белгечләрнең лекцияләре узачак, шулай ук оператив тыкшыну техникаларын күрсәтү булачак. Белгечләр тез, тубык сөяге һәм балтыр буынының травмаларын дәвалау мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.