ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Кама муниципаль районы Төзүчеләр поселогының сәламәтлек саклау пункты мөдире Сайдә Вагыйз кызы Шәфиковага 80 яшь тулды. Хезмәттәшләре аны юбилее белән котладылар. Чәчәкләр, бүләкләр һәм иң мөһиме – күңелгә ятышлы сүзләр, күңелле хатирәләр – болар барысы да юбиляр өчен чын сюрприз булды. Бу көнне бәйрәм өстәле артында Сәйдә Вагыйз кызы үзенең хезмәт юлын тагын бер кат искә алды, ничек медицинага керүе һәм ничек үз һөнәрен гомерлеккә яратуы турында сөйләде.

Түбән Камада илнең башка регионнарыннан булган кадрларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.

2019 елның 21 мартында Татарстан Республикасында Лаеш муниципаль районының Советлар Союзы Герое Алексей Петр улы Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе җирлегендә «Сәламәт киләчәк» партия проекты кысаларында «Бергә эшлик!» Хәрәкәте тарафыннан үткәрелә торган «Сәламәт туклану – актив озын гомерлелек» Бөтенроссия акциясе старт алды.

Ни өчен кеше ябыгырга ныклы карар кыла, тик кинәт диетасын ташлый һәм тәм-томнарга йөгерә? Ни өчен вакыт узгач югалтылган килограммнар кире кайталар, әле күршеләрен дә үзләре белән алып киләләр? Ничек диета һәм гормональ буталчыклык үзара бәйле? Кичә Халык иҗаты йортында лекциядә ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш терапевты Светлана Особливая ничек артык авырлыкны дөрес ташларга кирәклеге турында сөйләде.

Сәламәтлек саклау буенча Дәүләт Думасы Комитетының эш төркеме утырышында медицина туризмын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чарада иҗтимагый, фәнни һәм һөнәри берләшмәләр вәкилләре, башкарма хакимиятнең федераль органнары вәкилләре, депутатлар катнаштылар.

Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич фикеренчә, башка илләр белән чагыштырганда, Россия медицина үзәкләренең кайбер өстенлекләре бар.

БРКХдә югары технологияле медицина тыкшынуы нәтиҗәсендә гаять зур шеш алынды.

Чистай муниципаль районында «Бердәм Россия» БСП региональ сәяси советы президиумының һәм «Сәламәт киләчәк» федераль партия проектының иҗтимагый Советының күчмә утырышы белән «Бердәм Россия көне» булып узды. 


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

КФУ Университет клиникасының хирургия стационарының табиб-урологлары Татарстанда беренче тапкыр тулий лазерын кулланып микро-перкутанлы нефролитотрипсияне башкардылар. Клиникада 63 яшьлек пациентка операция ясадылар.

Бу атнада Казаннан психолог һәм бизнес тренер Татьяна Савельева 4 көн дәвамында ТКҮРКХ ашыгыч медицина ярдәме станциясенең хезмәткәрләре белән эшләячәк. 

Чистайда медицина хезмәткәрләре өчен паллиатив-хоспис ярдәме күрсәтү турында белем бирү семинары узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International