Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8437 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1205 чакыру.
Актаныш ҮРХдә Йомгаклау медицина советы узды.
Чистай муниципаль районында «Балкыш» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең табибы-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова белән хезмәт коллективының очрашуы узды.
Бүген БРКХнең Консультатив сырхауханәсе җирлегендә «Муковисцидоз: кичә, бүген, иртәгә» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция барышында катнашучылар хәзерге заман этабында муковисцидоз белән авыручыларга ярдәм күрсәтүне оештыру, трансплантация: пациентлар һәм табиб өчен карар кабул итү, БРКХ стационарында озак вакыт дәваланучы балаларны психологик озата бару кебек темалар турында фикер алышачаклар.
5 мартта Казанда ТР фармацевтика хезмәтенең йомгаклау киңәшмәсе узачак. Утырышта сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашачак. Эш нәтиҗәләре турында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева сөйләячәк.
Ел саен, 2002 елдан башлап, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча, 1 мартта Бөтендөнья иммунитет көне билгеләп үтелә.
Иммунитет көненең максаты – төрле иммун авыруларының таралуына, шулай ук иммунитетны саклау һәм ныгыту белән бәйле мәсьәләләргә иҗтимагый игътибар җәлеп итү.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы реанимация һәм интенсив терапия бүлегенең табиблары – табиб анестезиолог-реаниматолог Аббазов Ренас Ринат улы һәм табиб анестезиолог-реаниматолог Әхмәтов Илнур Нәсих улы ССМ РФнең «Санкт-Петербург дәүләт педиатрия медицина университеты» ЮҺББ ФДБББУдә «Анестезиологиядә һәм реаниматологиядә ультратавыш навигациясе» дигән квалификация күтәрү курсларын уңышлы үттеләр. Яңа алымны белгечләр РКХдә кертәчәкләр.
2018 елда югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү йомгаклары буенча һәм 2019 елга планнар буенча, санитар авиация бүлегенең эш йомгакларын ясау белән, районара киңәшмә «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте (ААҖ) һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә узды. Киңәшмә көньяк-көнчыгыш регион халкына махсуслаштырылган кардиология, кардиохирургия, ортопедия, нейрохирургия ярдәмен оештыруны киләчәк камилләштерү максатларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылды.
28 февральдә «Гранд Отель Казан» кунакханәсендә Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең 2018 елдагы эшчәнлегенең йомгаклары буенча медицина советы булды. Утырышта РКДҮнең Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты.
2019 елның 28 февралендә Г. Камал исемендәге Казан дәүләт академия театрында герниологиягә багышланган Татарстан Республикасы хирурглар җәмгыятенең чираттагы утырышы узды.