«Ел табибы – Ак чәчәкләр-2018» конкурсының номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылды

2018 елның 25 мае, җомга

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы – Ак чәчәкләр-2018» Республика премиясенең номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылды. 2018 елның конкурсында биш номинация тәкъдим ителгән, аларның һәрберсендә («Сәламәтлек саклауның риваяте» номинациясеннән тыш) конкурс комиссиясенең әгъзалары тарафыннан финаль тавыш бирүгә кертелгән өч лаеклы кандидатура яки табиблар коллективы («Уникаль очрак») тәкъдим ителгән. Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы  Иҗтимагый совет утырышында билгеләнәчәкләр. Җиңүчене сайлауда мөһим рольне интернет-тавыш бирү уйнаячак. Сез үзегезнең тавышыгызны сайтта, «Конкурслар» бүлегендә калдыра аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International