ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенең башлыгы вазыйфасына Әхмәтҗанова Елена Федор кызы билгеләнде.
1973 елның 22 гыйнварында табиблар гаиләсендә туды.
Белеме - югары. 1996 елда Елена Әхмәтҗанова «дәвалау эше» белгечлеге буенча Саратов дәүләт медицина университетын тәмамлады. Шунда ук «Терапия» һәм «Сәламәтлек саклауны оештыру» белгечлекләре буенча интернатураны узды (1996-1997 еллар).
Алга таба Казан дәүләт медицина академиясендә «Кардиология» белгечлеге буенча клиник ординатурада белем алды (2003 – 2005 еллар). 2012 елда «Иртә башланган нейрореабилитация» проектын яклау белән КДМУ базасында сәламәтлек саклауның идарәче кадрларын хәзерләүнең Президент программасы буенча бер еллык укуны тәмамлады.
2016 елда «Сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә итү» программасы буенча «РФ Президенты карамагындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәтенең академиясе» ЮББ ФДББУдә белем алды.
1998 елда Казан шәһ. 17нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенең табибы-терапевты вазифасында хезмәт эшчәнлеген башлады. 2001 елдан башлап 2004 елга кадәр 12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә табиб-терапевт булып эшләде. 2006 елдан башлап 2008 елга кадәр – Казан шәһ. 9нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең табибы-кардиологы.
Җитәкче вазыйфаларында эш тәҗрибәсенә ия: 2008 елда 9нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары итеп билгеләнде. 2013 елдан башлап – 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары. 2017 елның июненнән башлап учреждениенең кардиология хезмәтен алып барды.
Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең Мактау грамотасы, Казан шәһ. Авиатөзелеш районы администрациясенең Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Хәзерге вакытта сәламәтлек саклауның терапиясе, кардиологиясе һәм оештыруы буенча гамәлдәге сертификатка ия.
Кияүдә, ике улын тәрбияли.