Дәүләт Думасында паллиатив ярдәм турында закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. «Россия Федерациясендә паллиатив ярдәмне законнар җыелмасы белән тәэмин итү» темасына узган зур парламент тыңлауларында илнең 74 төбәгеннән 700дән артык катнашучы катнашты. Паллиатив ярдәм буенча белгечләр, хоспис хезмәткәрләре, волонтерлар паллиатив ярдәм өлкәсендә үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чарада Татарстанны Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Республика клиник онкология диспансерының баш табибы урынбасары, Анжела Вавилова исемендәге Фонд һәм Казан хосписы рәисе Владимир Вавилов һәм ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече Илсур Шәймәрданов тәкъдим иттеләр.