Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» Мобилизация резервларының республика медицина үзәгендә «Команда һәм команда барлыкка килү» тренингы узды. Тренингны бизнес-тренер, арт-терапевт Татьяна Владимир кызы Савельева үткәрде. Тренингның максаты корпоратив кыйммәтләрне һәм инануларны билгеләү, кешеләр төркемнәрен берләштерү юлы белән гомуми команда рухын формалаштыру һәм көчәйтү, гомуми бурычларны хәл итүдә һәр катнашучының җаваплылыгын һәм керткән өлешен үстерү, тренинг нәтиҗәләреннән эмоциональ һәм физик канәгатьләнү алу, үзеңне команда итеп аңлау булды.