Түбән Кама психологы депрессия һәм ничек аннан сакланырга кирәклеге турында сөйләде

2019 елның 22 феврале, җомга

Кичә Түбән Кама шәһәренең Халык Иҗаты Йортында депрессиянең нинди булуы һәм якын кешең яки үзең хафалануның, даими стрессның тозагына эләксә, ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләштеләр. Анда ТКҮРКХ медицина психологы Татьяна Хисмәтуллина «Интеллектуаль досуг» проекты кысаларында чыгыш ясады.

Хәзер «мине калдырып кит, мин депрессиядә» стилендәге мәзәкләр популяр, тик чынлыкта депрессия – ул кәефсезлек һәм әгәр кеше ике атнадан артык кәефсез булса, фикерләве бозылса һәм хәрәкәтләнүе әкренәйсә, шулай ук баш авыртулар, йөрәктә, корсакта һәм буыннарда авыртулар барлыкка килсә, бу очракта депрессия турында сөйләргә мөмкин. Бу симптомнарның барысы да безнең һәркайсыбызда күзәтелә, шуңа күрә «депрессия» диагнозын табиб кына куя ала, ул тиешле дәвалауны да билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International