6 мартта Республика клиник хастаханәсенең 1нче нейрохирургия бүлегендә Татарстанда беренче тапкыр операция узды. Ул арадаш кимерчәк бүсеренең кабатлануы барлыкка килүен кисәтәчәк.
Дискэктомиядән соң тишемне ябарга сәләтле булучы беренче имплантат булып Barricaid җайланмасы тора. Ул арадаш кимерчәк бүсеренең анатомиясе, патологиясе һәм биомеханикасы буенча фәнни һәм клиник тикшеренүләр нәтиҗәсе булып тора. Шул тикшеренүләр күп кенә әйдәүче галимнәр һәм спиналь хирурглар тарафыннан 10 елдан артык үткәреләләр.
Barricaid 2008 елдан башлап уңышлы кулланыла. Үз клиник гамәлгә кертүнең бер өлеше буларак, Barricaid бөтен Европада күп кенә клиник сынауларда өйрәнелде. Күп еллык тикшеренүләр нәтиҗәләре Barricaid югары нәтиҗәлелеген раслады һәм әйдәп баручы медицина журналларында басылып чыктылар һәм халыкара медицина конференцияләрендә 100дән артык фәнни доклад ясалды. Шулай ук җайланма FDA сертификациясен узды, бу, һичшиксез, – әлеге имплантның куркынычсызлыгы һәм нәтиҗәлелеге югары күрсәткече.