Чистайда паллиатив-хоспис ярдәме күрсәтү турында сөйләделәр

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Чистайда медицина хезмәткәрләре өчен паллиатив-хоспис ярдәме күрсәтү турында белем бирү семинары узды. Укыту дәваланмый торган авырулар белән пациентларга паллиатив ярдәм күрсәтүне камилләштерү максатларында һәм Татарстан Республикасында « Паллиатив чиксез» РФ Президенты грантын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Чистай ҮРХнең стационарында беренчел звено табиблары-белгечләре һәм ФАП фельдшерлары җыелдылар. Семинарда катнашучылар алдында Республика клиник онкология диспансерының медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече Илсур Шәймәрданов, шулай ук Казан хосписының вәкилләре: баш табиб Галия Хисамова, амбулатор күчмә хезмәт мөдире Марина Городилова һәм балалар бүлеге мөдире Татьяна Ахантьева чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International