Яңа Чишмә саласында «Подаграны диагностикалау һәм дәвалау үзенчәлекләре» дигән мастер-класс узды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Яңа Чишмә саласында «Подаграны диагностикалау һәм дәвалау үзенчәлекләре» дигән мастер-класс узды. Мәктәптә Яңа Чишмә районының ФАП табиблары һәм фельдшерлары катнаштылар.

РФдә подагра белән авыручылар саны соңгы ун ел эчендә берничә тапкырга артты һәм артуын дәвам итә. Бу авыруның үзенчәлеге шунда ки, буыннарның зарарлануыннан тыш пациентларда артериаль гипертония (36-41% очракта), метаболик синдром (72%), симерү һәм дислипидемия очрый. Подагра белән авыручыларның күбесе (якынча 2/3) атеросклероз белән бәйле йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлә.

«Яңа Чишмә ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Рафис Салихҗан улы Вафин сәламләү сүзе белән мастер-классны ачты.

 Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече ревматолог, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮББ ФДБББУнең госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Светлана Петр кызы Якупова «Подагра турында мифлар һәм фаразлар. Ни өчен диагнозны дөрес куймыйбыз? Исбатлау медицинасы позициясеннән подаграны диагностикалауның һәм дәвалауның заманча критерийлары» дигән теманы ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International