2019 елның 26 апрелендә «Буа медицина училищесы» ДАҺББУ җирлегендә Татарстан Республикасы медицина көллиятләре һәм училищелары студентларының уку-тикшеренү эшләренең Республика конкурсы узачак.
Белем бирү оешмасы шартларында тикшеренү эшчәнлегенә, медицина фәненең һәм практикасының проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән урта һөнәри белем бирү оешмаларының укучыларын ачыклау һәм җәлеп итү Конкурсның максаты булып тора.