Бүген БРКХ җирлегендә Казан педиатрия мәктәбе тарафыннан оештырылган «Бөтендөнья бөер көне» фәнни-гамәли конференциясе узды. Белгечләр-нефрологлар тәҗрибә уртаклашу, бөер авыруларын профилактикалау системасын үстерү, модернизацияләү һәм авыруларны дәвалауның сыйфатын күтәрү максаты белән җыелдылар.
Форум КДМУның госпитальле педиатрия кафедрасы мөдире Динара Садыйкованың һәм КДМУ сәламәтлек саклауның региональ үсеше буенча проректоры Алексей Шулаевның сәламләү сүзләре белән ачылды. Форум эше барышында катнашучылар Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Чабаксардан булган профильле белгечләрнең чыгышларын тыңладылар.