Түбән Кама онкологик авырулардан терелеп килүчеләргә депрессияне ничек җиңәргә кирәклеге турында сөйләделәр

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бүген онкологик авырулардан терелеп килүчеләр өчен Сәламәтлек мәктәбендә тагын бер лекция узды, тыңлаучылар алдында ТКҮРКХ онкологы Людмила Суслова чыгыш ясады, ул сөт бизенең һәм аналык бизенең яман шешен диагностикалау һәм дәвалау турында, никадәр еш тикшерүләрне узарга һәм анализлар бирергә кирәклеге турында сөйләде.

Ә ТКҮРКХ психологлары Гөлсияр Исмәгыйлева һәм Роза Фәхртдинова авыр вакыйгаларга нормаль реакция булып торучы депрессияне ничек җиңәргә икәнлеген аңлаттылар. Депрессия пассивлык, сагыш, гаеп хисе, үз-үзеңне бетерү, когнитив арттыру («Миңа апам шалтыратмый, димәк, барысы да мине яратмыйлар!»), тискәре вакыйгаларга игътибарлылык, катастрофик фикерләү («Мин төчкерә башладым, димәк, мин үләчәкмен») һәм суицидаль фикерләр белән характерлана.

Киләсе лекция 11 апрельдә консультатив-диагностика сырхауханәсендә узачак, тыңлаучылар алдында 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе психологы Татьяна Савельева «Тискәре эмоцияләр белән идарә итү» темасы белән чыгыш ясаячак. Башлану вакыты 10.00 сәгатьтә, барлык теләүчеләр дә – онкологик авырулардан терелеп килүчеләр дә, аларның туганнары да килә алалар.

Чара «Без бергә» хәйрия оешмасы инициативасы буенча ТКҮРКХ җирлегендә ТКМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International