Зәй муниципаль районында «Тормышка 10 000 адым» акциясе узды. Ул кеше нормаль физик активлыгының минимумын саклау өчен көнгә 6 меңнән алып 10 меңгә кадәр адым ясарга кирәклеге турындагы БССО тәкъдимнәренә нигезләнгән. Акцияне тантаналы рәвештә ҮРХ баш табибы Рим Амеров ачты. Р.Ш. Фәрдиева ис. паркта артериаль кан басымын үлчәү өчен медицина посты ачылды. Акция кунаклары флешмобта һәм парк буйлап массакүләм йөрүдә катнаштылар.