Регионара клиник-диагностика үзәгендә донор йөрәге 61 яшьлек Владимир Ивановка күчереп утыртылды. Операция 19 мартта уздырылды, ә бүген аны өенә җибәрделәр.
2019 елда Владимир Иванов Татарстанда икенче булып донор йөрәгенә ия булды һәм республикада әлеге төр операцияләрне уздыру тарихында җиденче булды. Ир-кешедә йөрәк авыруы көчәя барды һәм органның трансплантациясе аның өчен яхшы сыйфатлы тормыш дәвам итүнең бердәнбер варианты булды. Трансплантациядән соң пациентка РКДҮ белгечләрендә периодик тикшерүләр узарга һәм йөрәкнең нормаль эшен саклап калу өчен препаратларны даими кабул итәргә кирәк булачак. РКДҮ кардиохирурглары билгеләп үткәнчә, орган яши башлаган, үткәрелә торган терапия җиңел кичерелә.