Республика клиник онкология диспансерында уникаль операция уңышлы узды. 1нче һәм 2нче торакаль бүлекләренең белгечләре үпкә яман шеше белән пациенткага миниинвазив видеоторакоскопик пульмонэктомия уздырдылар.
Әлеге операциянең өстенлекләре булып аз җәрәхәтләнү тора, бу операциядән соңгы өзлегүләрнең куркынычын киметүгә һәм пациентны тиз торгызуга ярдәм итә. Хәзерге вакытта пациентка табиб-онкологлар күзәтүе астында тора һәм өйгә чыгуга әзерләнә.