Медицина фәннәре докторы, КФУның ФМһБИ хирургия, акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, КФУ Университет клиникасының табибы-хирургы Сергей Зинченко җитәкчелегендә паращитовид бизләрнең интраоперацион флюорисцент визуализациясе буенча регионара мастер-класс чикләрендә ике күрсәтмә операция уздырылды. Хирургик дәвалау вакытында паращитовид бизләрне диагностикалау өчен флюоресцент эффект булган препарат кулланылды.