Вакциналар тәэсир итәләр — бергә сакланыйк!

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

Һәр елны апрельнең соңгы атнасында билгеләп үтелә торган Бөтендөнья иммунизация атналыгы кешеләрне теләсә кайсы яшьтә авырулардан яклау өчен вакциналар куллануда кызыксындыруга юнәлдерелгән. Иммунизация ел саен миллионлаган тормышны саклап калырга мөмкинлек бирә һәм дөньяда сәламәтлек саклау өлкәсендә иң уңышлы һәм икътисади нәтиҗәле чараларның берсе буларак киң таныла. Шуңа да карамастан, бүген дөньяда 20 миллионга якын бала прививканы бөтенләй ясатмаган яки җитәрлек дәрәҗәдә прививкалар белән колачланмаган.

Вакцинация – ул балаларның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен бөтен тормышларына инвестиция. Вакциналар ярдәмендә Европа регионында балаларның һәм өлкәннәрнең күбесе кызамыкка, кызылчага, эпидемия паротитына, дифтериягә, коклюшка, столбнякка һәм полиомиелитка карата иммунитетка ия. Моннан тыш, күп кешеләр пневмокок йогышыннан, кеше папилломасы вирусыннан һәм гепатит В вирусыннан прививка ясаталар, чөнки алар авыруларның авыр формаларын китереп чыгарырга мөмкиннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International