ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы елан тешләгәннән соң беренче ярдәм турында сөйләде

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече токсикологы Алия Насыйбуллина журналистларга елан тешләгәннән соң беренче ярдәм турында сөйләде. Гадәттә, Татарстанда елан тешләүләре май азагында-июнь башында арта. Хәзерге вакытта республикада ике кеше зыян күргән – Яр Чаллыдан әтисе һәм кызы. 2018 ел эчендә Татарстанда елан тешләгәннән соң табибларга 42 кеше мөрәҗәгать иткән.

Тешләү өчен иң куркыныч урыннар булып муен, баш һәм иң башлары тора, чөнки бу урыннарда кан тамыры-нерв бәйләмнәре бар, алар буенча агу тиз күчерелә. Тешләүнең симптомнары: шешенү, косу, кызарулар, көчсезлек, кан басымы кискен төшү һәм аңны югалту булырга мөмкин.

Әгәр тешләүдән котылып булмаса, беренче сәгатьтә зыян күрүчегә ярдәм күрсәтергә кирәк. Агу таралмасын өчен аяк-кулны хәрәкәтсез тотарга тырышырга, теләсә нинди антигистамин препараты (супрастин, цетрин һ.б.), шулай ук преднизолон тибы буенча гормон препараты кабул итәргә, күп чиста су эчәргә, һичшиксез, якын арада медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бернинди очракта да жгутлар куярга яки агуны суырып алырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International