12 майда бөтен дөньяда шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көн очраклы гына сайланмаган, Халыкара Кызыл Хач оешмасы карары буенча, ул Кырым сугышы вакытында дөньяда беренче шәфкать туташы хезмәтен оештырган Англия шәфкать туташы Флоренс Найтингейл туган көнендә билгеләп үтелә. Фактик яктан бәйрәмгә йөз елдан артык булса да, ул рәсми рәвештә 1971 елда гына оештырылган.
Барлык ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән хезмәттәшләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!