Актаныш районында Ык елгасында III Регионара Сабантуй–2019 узды. Бәйрәмдә Татарстанның, Башкортстанның, Оренбург өлкәсенең Ык буе районнары вәкилләре катнашты.
Бәйрәм уникаль традицияләргә һәм бу регион халыклары арасындагы дуслыкны ныгыту символына әверелә, халкыбызның тарихи үткәненең тирәнлеген күрсәтә. Ык буе Сабантуеның хөрмәтле кунаклары арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Корылтае (Дәүләт Җыелышы) рәисе Константин Толкачев булдылар.