Һәр җитлекми туган сабыйның могҗизага хокукы бар

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Фотосурәттә бәйләнгән уенчыкны кысучы кечкенә генә кул – 700 граммнан чак кына артыграк авырлыктагы сабыйныкы. Түбән Кама шәһәре Балалар шәһәр хастаханәсенең табиблары, шәфкать туташлары тырышлыгы белән һәм әнисенең ышанычы, мәхәббәте ярдәмендә ул көн саен алга таба кечкенә адым ясый. Хәзер, бер айдан соң, ул инде якынча1 кг авырлыкта. Һәм бу – могҗиза.

17 ноябрь – Халыкара җитлекми туган балалар көне. Мондый сабыйларны яхшы карап-тәрбияләп тору – Түбән Кама шәһәренең «Перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең анестезиолог-реаниматолог-табибы Алена Дмитриевна Орлованың сәләте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International