Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсенең пресс-секретаре Юлия Скорина вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең кызыл зонасыннан репортаж ясады.
Коронавирус эпидемиясе башланганчы, Ахтубинский урамында урнашкан алты катлы бинада хирургия, онкология, кардиология, терапия һәм гинекология бүлекләре булган. Һәм менә өч ай инде монда йогышлы госпиталь җәелдерелгән, анда СOVID-19 белән пациентларны коткаралар.
Беренче катта чиста зона-биредә хезмәткәрләр бөтен әйберләрне калдыралар, чумага каршы костюмнарга киенәләр һәм кызыл зонага китәләр. Ә кызыл зона-госпитальнең алты каты. Беренчесендә кабул итү бүлмәсе урнашкан, анда югары температуралы һәм пневмониягә шикләнгән пациентларны ашыгыч медицина ярдәм хезмәткәрләре китерә. Кабул итү бүлмәсендә мазокны СOVID-19га алалар һәм пациентны алтынчы катка җибәрәләр-анда кеше анализ нәтиҗәләре билгеле булганчыга кадәр ята. Анализ нәтиҗәләренә карап, пациентны госпитальнең башка катларына күчерәләр.
Минем өчен иң авыры-реанимация палаталары урнашкан икенче кат иде. Якындагы палатага керәм, анда өлкән яшьтәге ике ир ята, икесе дә үпкәләрне ясалма вентиляция аппаратларына тоташтырылган. Янәшәдә генә шәфкать туташы тора – уколлар әзерли. Коридорда ике шәфкать туташы үзе генә йөри алмый торган өлкән әбине инвалид креслосына утыртып, ИВЛ аппаратлары урнашкан палатага алып бара. Әбине ИВЛ аппаратына тоташтыруларын карарга мораль көч җитмәде инде. Бүлекчәдән киткәндә, күз яшьләремне тыя алмадым.
Барлык уңайсызлыкларга да карамастан, барысы да төгәлләнмәгән әле. Әлегә битлек, перчаткалар киеп, дистанцияне сакларга кирәк. Әлегә бу кирәк. Барлык пациентларга да тизрәк савыгу, ә медиина хезмәтткәрләренә нык сәламәтлек, көч һәм сабырлык телим.