28 нче май көнне Татарстан Республикасының Әлмәт районы Ирекле авылында бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә бала 85% мәйданлы ялкынлы пешү алган.
Ашыгыч медицина ярдәме бригадасы баланы Әлмәт шәһәренең «Татнефть» ААҖнең медик-санитар бүлегенә китерә. 29 майда санавиация ярдәме белән пациентны Балалар республика клиникасына күчерәләр.
БРКХдә баланы бик авыр хәлдә китерәләр. Ул клиниканың реанимация бүлегенә, махсус дәвалау-реабилитация краватына, даими һәм тәүлек буе күзәтүгә салына.
Дәвалау вакытында БРКХ белгечләре командасы пациентка тире катламын чистарту һәм торгызу буенча 9 операция ясады.
3 июль көнне бала өенә чыгарылды.