24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерында 128 кеше хезмәт куя, алар кечкенә пациентларга да, зурларга да җитди авыруны җиңәргә булыша. Ел саен диспансерның стационарында 300гә якын пациент дәвалана, ә поликлиника ел дәвамында 25 меңгә якын кешене кабул итә.⠀
Диспансер эшенең төп юнәлеше - туберкулезны профилактикалау тора – бу үз вакытында тикшерү дә, сабыйларга прививка ясаудан һәм иммунодиагностикадан баш тарткан ата-аналар белән сөйләшүләр алып бару да. Узган ел 145 мең кеше флюорография тикшерүен узган, аларның 9 меңгә якыны - флюоромобиль ярдәмендә тикшерелүче район халкы иде. Бу тикшерү туберкулезны гына түгел, йөрәк-кан тамырлары авыруларын да, онкологияне дә, күкрәк читлеге органнарының башка авыруларын да ачыкларга ярдәм итә. Тагын 50 мең бала иммунодиагностика ысулы белән тикшерелде. Безнең хезмәттәшләребез тырышлыгы белән безнең шәһәрдә һәм районда ел саен туберкулездан авыручылар һәм үлүчеләр саны кими.
Бүген без туберкулезга каршы диспансерның 1нче номерлы туберкулезга каршы дәвалау бүлеге мөдире Резидә Мусина белән сөйләштек.
Пациентлар турында
Туберкулез белән ешрак урта яшьтәге гаиләсез ир - атлар авырый,шулай ук башка авырулар белән-диабет, ашказаны җәрәхәте, бронхо-үпкә системасының хроник авырулары, ВИЧ-йогышы белән авырганда бергә туберкулез белән дә авырый. Моннан тыш, бу ир - атлар эчкечелек, наркоманиядән җәфа чигә һәм хөкем ителгән, - дип сөйләде Резидә Вәлихановна. - Уртача статистик пациентның эшсез яки килешү нигезендә эшләми, шуңа күрә алар стационарда дәваланганда эшкә яраксызлык кәгазен ачмыйча гына дәвалана. Без һәрвакыт туберкулез яше һәм җенесенә генә түгел, ә торак-көнкүреш шартларына, сәламәтлек саклау, икътисад һәм экологиягә дә бәйле булган йогышлы һәм социаль авыру дип әйтәбез. Хәрби конфликтлар килеп чыкканда һәм тормыш дәрәҗәсе кимегәндә, туберкулез авырулар арта, мәсәлән, Чечня сугышы вакытында шундый хәл булды».
Яшәүгә шанслар турында
«Ремарк яки Достоевский геройларының дәваланырга мөмкинлекләре аз иде. Хәзерге вакытта сирәк пациентның авыруы кан төкерүгә кадәр барып җитә, һәм гомумән, туберкулездан элеккегә караганда азрак кеше үлә. Хәзер, нигездә, 90нчы еллар азагы-2000 еллар башында ВИЧ йоктырган һәм хәзер ул СПИД стадиясенә күчкән пациентлар үлә. ВИЧ булганда иммунитет кими, шуңа туберкулез өстәлә. Бездә стационарда дәвалану өчен барлык шартлар да бар, әмма барлык пациентлар да дәваланырга теләми. Кемдер берничә айга дәвалануны өзә һәм, нәтиҗәдә, барыбер безгә әйләнеп кайта,әмма инде авыру азган булырга мөмкин. Кызганыч, аларны дәвалау мөмкин булмый".
Кызыл һәм зәңгәр ручкалар турында
«Без пациентларны кызганабыз һәм аларга һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз. Медик өчен эчкечелектән җәфа чигүче яки төрмәдән чыккан кеше, наркоман – барыбер ул кеше һәм аның белән исәпләшергә кирәк. Бүлектә безнең үз микроклиматыбыз бар - һәр пациентка исеме белән мөрәҗәгать итәбез, өйдәге хәлләре турында сорашабыз. Снимоклар килгәч, авыру тарихында мин кызыл ручка белән билгелим, бу пациент әйләнә-тирә мохиткә туберкулез таякчыкларын бүлеп чыгара дигәнне аңлата. Ә аннары кызыл билгеләр арасында зәңгәр пастабелән язулар пәйда була – димәк, бацилла бүлеп чыгару кими. Соңрак кызыл ручка кирәк булмый - хәзер кеше йогышлы түгел һәм алга таба да безгә күпкә җиңелрәк булачак. Без пациентны шулай уртак көч белән уңай нәтиҗәгә җиткерәбез.
Табиб буларак, мин кеше дәваланырга һәм тормышка хокукыннан файдаланырга теләмәвенә борчылам. Әмма һәр кеше үз тормышын үзе сайлый".
Матурлык турында
"Туберкулезның азган формасы пациентның тышкы кыяфәтендә эз калдыра. Элек дәвалау юк иде диярлек, мәсәлән, туберкулез интоксикацияле яшь хатын-кыз - ябык, гемоглобины түбән булу сәбәпле агарынган, бизгәктән күзләре ялтырый һәм куе чәчле һәм керфекле кыяәтендә иде. Кеше авыруның ниндидер этабында матур саналган, һәм кайбер сәламәт кешеләр күзләренә белладонна согы тамызган, ә тире аклыгы өчен серкә эчкәннәр".
Йогышлану турында
Туберкулез белән балалар да, яшүсмерләр дә, өлкән яшьтә дә йогышланырга мөмкин. Бу киң таралган йогыш клиник яктан тиз генә беленмәскә дә мөмкин, ягъни кеше авырый, әмма хәле начарлануын сизми дә. Туберкулез өчен генә хас күренешләр дә юк – әйе, кеше бераз гына ябыгып китте, әйе, бераз йөткерә башлады. Тик ул инде йогышлы һәм туберкулез таякчыкларын бүлеп чыгара, дип кем уйлый ала? Авыру кеше белән янәшә булганда, йогаышланырга була - Кох таякчыклары һава юлларыннан ук үпкәләргә үтеп керә. Хроник авырулар, ЖКТ, диабет, онкология һәм ВИЧ – бу категория пациентларның авыруга каршы торучанлыгы бик зәгыйфь».
Прививка һәм иммунодиагностика турында
"Профилактиканың төп чарасы - бала тормышының өченче-дүртенче көненә БЦЖ прививкасын ясау. Ул безне йоктырудан сакламый, ләкин сабый авырса да, авыруны җиңел формада кичерә.
Бала тудыру йортында неонатологлар баланың хәлен билгели, һәм әгәр аңа каршы билгеләр бар икән, мәсәлән, авырлык җитми икән, табиб прививканы рөхсәт итми. БЦЖда бернинди куркыныч та юк - бу кеше өчен вируслылыкны югалткан зәгыйфь туберкулез таякчыгы.
Ата-аналарга бер мөһим киңәш бирә алам - бала мөстәкыйль рәвештә карар кабул итә алмый, шуңа күрә сез аның сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә аласыз. Вакцинациядән һәм иммунодиагностикадан баш тартмагыз. Манту пробасыннан да баш тартырга кирәкми - ул прививка түгел, ә организмда туберкулез йогышы бармы-юкмы икәнен белергә ярдәм итүче тест. 7 яшькә кадәрге балаларга Манту, 8дән 15кә кадәр диаскинтест ясала, алар флюорографиягә тиң.
Кызганыч, ата-аналарның прививка ясатудан баш тартулары һаман да була. Бу хәл белмәү яки дини карашлар аркасында килеп чыга, вакцинациядән соң өзлегүләр турында төрле ахмаклыклар язган интернет та үз өлешен кертә. Бездә прививка ясау сәбәпле баланың өзлегүләре булган очраклар юк иде.
Әмма туберкулез белән авыручы һәр бала Казанга Республика туберкулезга каршы диспансерының Балалар бүлегенә дәвалануга җибәрелә. Анда бала берничә ай бер, әнисез дәвалана".
Ике ел дәвалау турында
"Туберкулездан дәвалауның иң аз вакыты-дүрт ай. Ә туберкулез таякчыклары күп кенә даруларга бирешми икән, дәвалануга бер елдан ике елга кадәр кирәк. Мондый пациент өйдә дәвалана алмавы аңлашыла, бу вакытта ул стационарда урнаша. Аннан соң кеше туберкулез авырулары өчен бушлай шифаханәгә китә.
Билгеле, кайбер пациентлар түзми һәм ярты юлда дәвалануны ташлый. Аларны аңларга мөмкин : алар стационарда озак дәваланалар һәм ике ел дәвамында көнгә кимендә 6 препаратны кабул итәләр. Ә пациентның ВИЧ бар икән, препаратлар саны ике тапкыр арта, плюс иньекция. Еш кына хроник алкоголиклар һәм наркоманнар - гаиләләре, балалары блмаган авырулар дәвалануны дәвам итүдән баш тарта. Мондый пациентлар чыга, сукбай булып йөри дә, аннары безгә кайта. Әмма туберкулездан дәвалау яхшы тәмамлансын өчен, ул өзлексез, озак һәм һичшиксез табиб контролендә булырга тиеш".
Оптимизм турында
"Стресс безнең иммунитетны көчсезли, һәм туберкулез таякчыгы өчен җирлеккә әверелә. Оптимист туберкулез белән авырмый дигән сүз түгел, әмма оптимистлар арасында безнең пациентлар азрак".
Үзе турында
«Мин педиатрия факультетында укыдым, балаларны дәваларга тиеш идем. Туберкулезга каршы диспансерга килүемә бер дә үкенмим. Беренчедән, коллективыбыз искиткеч-без һәрвакыт киңәшләшәбез, фикер алышабыз, бөтен коллектив белән сөенәбез. Эшемне яратам, гаиләдә бар да тыныч, үзем һәм тирә-юньдәгеләр белән тату булырга тырышам. Барыгызга да дифференциаль диагностика предметы булмавын, һәр кешегә җиңел сулыш һәм без бары тик бәхеттән генә тыннар кысылсын!».