2019 елның 12-13 февралендә Казан дәүләт медицина университеты җирлегендә «Дәвалау эше», «Стоматология» һәм «Фармация» юнәлешләре буенча «Мин - профессионал» Олимпиадасының турыдан-туры этабы уза. Югары уку йортының симуляцион үзәкләрендә студентлар үзләренең һөнәри компетенцияләренең югары дәрәҗәсен турыдан-туры раслый алачаклар.
Татарстан Республикасы буенча Россия ЭММ Медик-санитар бүлегенең клиник госпиталендә «Мәни бизе аденомасының трансуретраль резекциясе» операциясе буенча мастер-класс узды.
Казанда 2019 елның 9 октябрендә узачак «Башкалар?» дигән V Психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен реабилитацион программалар фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 мартка кадәр озайтылды.
Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсе психологлары мәктәп укучыларын укытуын һәм сәламәтләндерүен коррекцияләүдә кинезиологик ысуллар кулланалар.
Дәүләт Думасында паллиатив ярдәм турында закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды.
Татарстан Республикасы районнарында балаларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү чикләрендә БРКХ табиблары системалы рәвештә чыгуларын дәвам итәләр. Кардиолог, ЛОР-табиб, эндокринолог составындагы күчмә бригада 150 дән артык баланы карап тикшерде.
Эмори университетыннан (АКШ) неонатологлар һәм педиатрлар эш визиты белән Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең Бала табу йортына килеп киттеләр.
Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Республика клиник хастаханәсе коллективы өчен Казан шәһ. эндохирургия укыту үзәге президенты, үз-үзеңне үстерү буенча китаплар авторы Виктор Владимир улы Одинцов чыгыш ясады.
Татарстанга дустанә визит белән Америка Кушма Штатларыннан бер төркем медиклар килделәр.
Әгәр гаиләдә грипп белән авыручы барлыкка килсә, аны мөмкин кадәр изоляцияләргә, шәхси савыт-саба, сөлге һәм яулыклар бүлеп бирергә кирәк. Кичекмәстән табибны өйгә чакыртырга кирәк. Табиб авыруга дәвалау билгеләячәк һәм башка гаилә әгъзалары өчен профилактик чаралар тәкъдим итәчәк. Табиб киңәш итсә, госпитализациядән баш тартмагыз.