ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-кешесе: хатын-кыз карашы» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булды. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 дән артык катнашучы дәгъва итте.


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Ничек үз сәламәтлегеңне сакларга һәм кискен респиратор вируслы йогышының корбаны булмаска? Гади, әмма нәтиҗәле профилактика алымнары турында исегезгә төшерәбез.

2018 елның 26 февраленән башлап 4 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8771 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 992 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7146– төрле авыруларга туры килде, шул санда 204 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 54 инфаркт.

Районда 2017 елда Минзәлә районы сәламәтлек саклау тармагының эш йомгакларын ясадылар. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, район башлыгы Айдар Сәләхов катнаштылар.

Бүген Тукай үзәк район хастаханәсендә медицина советы булды, анда Тукай муниципаль районы сәламәтлек саклавының 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар.


3
март, 2018 ел
шимбә

Ел саен 3 мартта бөтен дөньяда (International Day for Ear and Hearing) колакны һәм ишетү сәләтен саклау көне билгеләнә. Бу датаны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО – ВОЗ)  оештырып җибәрде.

Казанда торакаль хирургия өлкәсендәге экспертлардан: РФА академигы, Краснодар күкрәк  һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәгенең директоры Владимир Порхановтан һәм Санкт-Петербургның баш торакаль хирургы Вадим Пищиктан – берничә күрсәтмә операцияләр узды.

ТКҮРКПХ сайтында Түбән Камада һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләр көн саен кешеләр сәламәтлеге сагында торучы хастаханә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен калдыралар.


2
март, 2018 ел
җомга

7 мартта 10 сәгатьтән башлап 16 сәгатькә кадәр «МЕГА» сәүдә үзәгендә күкрәкнең яман шешен иртә диагностикалау буенча #минуздым дигән социаль акция узачак.

Алабуга үзәк район хастаханәсендә медицина советы булды, анда Алабуга муниципаль районы сәламәтлек саклавының 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм 2018 елга бурычлар билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International