Яңа алым хорионның тире-яктагы тукымаларга кереп үсү нәтиҗәсендә, хорионны һәм аномалияле кан тамырларын акрынлап куркынычсыз шиңү өчен шартларны төзү юлы белән, аналыкның репродуктив функциясен саклап һәм госпитализацияләүнең срокларын кыскартып, аналыкның бөтенлеген сакларга чакырылган.
2018 елның 8нче гыйнварыннан башлап 14нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8291 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 962 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6760– төрле авыруларга туры килде, шул санда 171 инсульт һәм 54 инфаркт. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 881 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 38 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 3 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 23 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.
10 ел элек, 2008 елның 13 гыйнварында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең беренчел кан тамырлары үзәге үзенең беренче пациентларын кабул итте. Шул вакыттан бирле бүлектә 10 меңнән артык Түбән Камада һәм Зәйдә яшәүче кеше дәваланды. Бу вакыт эчендә инсульттан үлемнәр санын 2 тапкыр киметеп булды. А ул – меңнәп үлемнән коткарылган кеше.
Казанда яшәүче Гөлнара Абдуллина ире белән берничә ел дәвамында икенче бала тудырырга хыялланганнар. Ниндидер мизгелдә хатын-кыз инсульт, аннары авыр операция кичерде. Аннан соң табиблар коточкыч яңалык хәбәр иттеләр: хәзердән башлап Гөлнарага йөккә узарага ярамый. Әмма тугыз айдан соң Абдуллиннар гаиләсендә өр-сәламәт кыз туа. Бу ничек мөмкин дигән сорауга баланың әнисе тыныч кына «Могҗиза һәм табибларның менә дигән эшләүләре» – дип, җавап бирә.
19 гыйнварда христианнар Крещение Господне көнен билгеләп үтәчәкләр. Бу көнне Чиркәү инҗил вакыйгсын искә ала – ничек Иоанн Предтеча пәйгамбәр Иисус Христосны Иордан елгасында чукындырды. Бу көнне бөтен аның төрләрендә бөтен су изгеләндерелә, дип санала. Гореф-гадәтне үтәп, бу көндә күп кеше бәкегә чума.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәм бүлеге башлыгы Юрий Аржановка 60 яшь тула. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин юбилей белән тәбрик итте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Бүген дөньяда Халыкара «рәхмәт» көне билгеләнә. Ул планета халкына үз-үзеңне яхшы тоту гадәтнең кыйммәтләре, әдәплелек турында, тирә-юньдәгеләр өчен изге гамәлләргә рәхмәтләр белдерергә осталык турында искә тешерергә чакыра. Бәйрәм Юнеско һәм БМО (ООН) инициативалары буенча булдырылган. Шушы көнне Түбән Камада торучылар көн саен зыян күргәннәрне үлемнән коткарган һәм сәламәтлек саклаган кешеләргә «рәхмәт» әйттеләр.
Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшлиләр.
26–27 февральдә «Космос» кунакханәнең конгресс-үзәгендә медицина учреждениеләр һәм клиникалар җитәкчеләре, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләре өчен «Сакчыл сырхауханә: чыгымнарны оптимальләштерү һәм нәтиҗәлелекне арттыру» дигән фәнни-гамәли семинар узачак. Семинар программасы «сакчыл процессларны» кертүнең уңышлы практикалары тәҗрибәсен, мәгълүматый системаларын һәм телемедицина технологияләрен исәпкә алып эшләнде, медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту буенча бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирүче әзер карарлар җыелмасын алырга мөмкинлек бирәчәк.
Алынган акча Яр Чаллы шәһәренең «Икенче сулыш» дигән Социаль-психологик булышлык үзәгендә яман шешле шәхесләргә булышлыкның инновацион программасын гамәлгә ашыруга тотылачак.