Лениногорск районында я.б. Новое Сережкино янында ЮТҺ булды. Автобусның кюветка әйләнеп тешүе нәтиҗәсендә 5 кеше. шул санда 2 бала (2006, 2008 елда туган) зыян күрде. Автобуста машина йөртүче белән 7 кеше булган.
ЮТҺ урынына Лениногорск ашыгыч ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты. 4 зыян күргән кеше, шул санда 2 бала, уртача авыр хәлдә Бөгелмә РҮХнә тапшырылды. Өч зыян күргән кеше, шул санда 2 бала, Лениногорск РҮХнә тапшырылды.Бүген Апас районында Апас ш.т.поселогыннан 7 км ераклыкта ЮТҺ булды.
Өч җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше, шул санда 1 бала, зыян күрде. ЮТҺ урынына Апас ашыгыч ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр Буа РҮХнә тапшырылды: 4 зыян күргән кеше – уртача авыр хәлдә, 1 зыян күргән кеше – авыр хәлдә.Яңа ел төнендә Чаллыда беренче бала табуны Перинаталь үзәкнең акушерлар-гинекологлары кабул иттеләр.
Беренче яңа елда туган бала (малай) ир бала булды. Бала тавышы бала табу бүлегендә 1 сәгать 20 минутта яңгырады. Бала 4280 граммлы һәм 58 сантиметр буйлы булып туды. Барысы беренче гыйнварда 11 бала дөньяга килде. 31 декабрьгә узган ел эчендә ПҮтә 6822 бала туды.«Медицина диагностикасында магнит-резонанс томографиясе алымнарын эшләп чыгару һәм аларны куллану» фәнни хезмәте өчен 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре, шулай ук югары уку йортларының вәкилләре бүләкләнделәр.
Кама балалар медицина үзәгенең җирлегендә (Яр Чаллы шәһ.) сабыйлар арасында үлүчеләр саны профилактикасы буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабының күчмә утырышы узды.
Медицина ярдәмен күрсәтү бәясе турында халыкка хәбәр итү буенча программа 2014 елның 1 сентябреннән башлап РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла башлады. Пилот проекты РФнең 7 субъектында: Брянск, Мәскәү, Түбәнге Новгород һәм Тула өлкәләрендә, Краснодар краенда һәм Татарстан Республикасында җибәрелде. 2014 елның 1 декабренә торыш буенча программа РФнең 46 субъектында эшли инде. Ә 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап проект РФның бөтен 85 субъектында эшләячәк.
Визит максаты – СПИД үзәгенең эш тәҗрибәсен, шул санда «AIDSNET» ВИЧ-йогышны мониторинглауның мәгълүматый системасын өйрәнү. Визит барышында кунаклар СПИД үзәгенең бүлекчәләре, ВИЧка тиеш булган контингентны тикшерү, диспансерлаштыру, ВИЧ йогышын давалау һәм профилактикалау буенча оешманың эшен оештыру белән таныштылар.
Очрашу программасы бик зур булды: ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет әгъзалары Яшел Үзән РҮХнең медицина оешмаларына – педиатрия, хирургия, онкология, реанимацияләү, функциональ-диагностика бүлекләренә, ветераннар өчен бүлеккә, балалар һәм өлкәннәр өчен сырхауханәләргә – килеп киттеләр. Медицина оешмаларына барып кайтудан соң Совет әгъзалары халык белән очраштылар. Очрашу барышында сәламәтлек саклавында булган мәсьәләләр тикшерелделәр.