ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәт районында, Түбән Мактама поселогыннан чыгу юлында, җәмәгать транспорты катнашуында ЮТҺ булды. Йөк автомобиленең Әлмәт–Лениногорск маршруты буенча барган рейс автобусы белән бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Автобуста 13 пассажир булган, медицина ярдәме артыннан 6 кеше мөрәҗәгать итте. 5 зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Әлмәт шәһ. «Татнефть» МСБгә тапшырылган, бер зыян күргән кеше медицина ярдәмен күрсәтүдән соң, үз теләге буенча урында калдырылган. ЮТҺ урынына фельдшер бригадасы чыкты.


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Декабрьнең 15нән башлап 21нәкадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8409  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1278 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1079 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 59 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 58 кеше зыян күрде, 34 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 30 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 76 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6779 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 32, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –216.
Бәйрәм һәм ял көннәрендә Казан шәһ. дәвалау оешмаларының эшләре турында.

19
декабрь, 2014 ел
җомга

Шушы елның декабрендә, Республика суд-медицина экспертизасы бюросын 20 ел буена диярлек (1984 елдан башлап 2003 елга кадәр) җитәкләгән Юрий Павел улы Калининның тууына 75 ел тулды.Бүген бюрода киңәйтелгән Методик совет чикләрендә бу датага багышланган тантаналы чара булды.

Бүген Саба районында, Саба–Язлы Арташ автоюлының 15 км, ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, зыян күргән кешеләр арасында балалар юк. ЮТҺ урынына Саба РҮХнең АМЯнең фельдшер бригадасы чыкты. Бер кеше ЮТҺ урынында үлде, дүрт зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә РКХнең Травмаүзәгенә тапшырылалар.

18 декабрьдә Яр Чаллы шәһ. «5нче номерлы шәһәр хастаханәсе» ДАССОның җирлегендә шәһәрнең 22 күз табибы видеоконференция тәртибендәге Татарстан Республикасының Күз табиблары җәмгыятенең чираттагы утырышында катнашты. Утырышның барышында белгечләр глаукоманы диагностикалау һәм дәвалауның яңа аламнары турында докладлар тыңладылар, бер клиник вакыйга төшендерелде.

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Бөгелмә районында, Бөгелмә шәһ., Красноармейская урамында янгын килеп чыкты. 5катлы торак йорты янды. Алдангы мәгълүматлар буенча, янгын нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, зыян күргән кешеләр арасында балалар юк. Бөтен зыян күргән кешеләр бик авыр хәлдә Бөгелмә РҮХнә тапшырылдылар. Янгын урынына Бөгелмә РҮХнең ашыгыч медицина ярдәменең
Бүген Әтнә районында, Күәм авылында, ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, зыян күргән кешеләр арасында балалар юк. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Әтнә РҮХнә тапшырылдылар.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Түбән Кама районында, Түбән Кама–Чистай автоюлының 15нче км, Олы Афанас авылы янында, ЮТҺ булды. 3 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, алар арасында балалар юк. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты. Бер зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә һәм дүрт зыян күргән кеше канәгатьләнерлек хәлдә Түбән Кама РҮКХнә тапшырылды.

Беренче дәрәҗәле стационарда «Минзәлә РҮХ» ДАССОда беренче тапкыр гаять зур кистаны алып ташлау буенча лапароскопик гинекологик операция уздырылды.Операция уңышлы узды, авыручы катлаулы оператив тыкшынудан соң 5нче тәүлеккә чыгарылды. Билгеләргә кирәк, шундый операцияләр икенче һәм өченче дәрәҗәле стационарларда (Республика хастаханәләре дәрәҗәсе) уздырылалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International