ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе

Алексеевск районында «Кадерле ветераныбыз» проектын гамәлгә ашыру башланды. Бу елда үзәк район хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен палата ачылды. Анда өлкән кешеләрнең уңайлыклары өчен душ та, үз бәдрәфләре дә, уңайлы медицина җиһазлары да – бөтенесе дә эшләнгән. Элегә палата берәү генә, ләкин планнарда – аларны һәр бүлектә ачарга. Моның турында җентекләп «Татарстан» ДТРК телеканалында корреспондент Полина Лисина сюжетында.

«7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 1нче номерлы Бала табу йорты агымдагы йогышсызландыруга 2014 елның октябрендә ябыла.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
21-22 июньдә Казанның Милли мәдәният үзәгендә табибларның һәм Бехтерев авыруы булган пациентларның уртак форумы үтте. Шулкадәр мөһим чараны оештыручылар «Бехтерев авыруы вакытында бер-береңә ярдәм итү җәмгыяте» Регионара иҗтимагый хәйрияле инвалидлар оешмасы, Казан дәүләт медицина университеты һәм Республика клиника хастаханәсенең һәм 7нче Шәһәр клиника хастаханәсенең ревматология хезмәте булды. Форумда 10нан артык регионнан пациентлар катнаштылар. Алар Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының иң яхшы ревматологларыннан авырулар турында кирәкле мәгълүматларны алдылар, дөрес яшәү рәвеше, сырхау белән көрәшүнең заманча ысуллары һәм аның нәтиҗәләре, дәвалау физкультурасы, авыруны мөстәкыйль тикшереп тору мөмкинлекләре турында, гаилә планлаштыру һәм илнең бүтән регионнарында пациентларны дәвалау ысуллары һәм башкалар турында киңәшләр ишеттеләр.

Түбән Кама шәһәренең беренчел кан тамырлары үзәгенең хезмәткәрләре Мәскәүдә узган «Нейрореабилитация-2014» Халыкара конгрессында катнаштылар.

Конгресс чикләрендә «Иң яхшы  реабилитацион процесс» номинациясендә Россия Федерациясенең региональ кан тамырлары үзәкләренең һәм беренчел кан тамырлары бүлекләренең конкурсы уздырылды.

Конгресста 24 кан тамырлары үзәге катнашты. Түбән Кама шәһәренең кан тамырлары үзәге Санкт–Петербург, Иркутск, Сахалин, Краснодар, Казан, Ярославль кебек шәһәрләр белән ярышты. Конкурсның нәтиҗәләре буенча бүлек Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03»  номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр  SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын  (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирә,  кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.

«Ак чәчәкләр» республика премиясен иң яхшы табибларга бирүнең танталы церемониясе чикләрендә үзенең укучыларын – «Клиник портрет» конкурсының җиңүчеләрен билгеләп, Healthy Nation журналы үзенең кечкенә бәйрәмен уздырды.

Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашучыларга танылган рәссамнарның өч рәсеменә карарга һәм сурәтләнгән персонажларда булырга мөмкин авыруларның тышкы билгеләрен ачыкларга тырышып карарга тәкъдим ителде. Сорау язулары 28 апрельдән башлап 2 июньгә кадәр кабул ителделәр. Медицина эшчеләренең җанлы кызыксыну күрсәтүләре безне шатландыра, конкурс эшләре редакциягә бик күп килде, өстәвенә Россиянең төрле шәһәрләреннән: Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Новосибирсктан, Ижевсктан, Читадан, Сельцодан. Шуның белән бергә сорау язуларының күбесе Татарстаннан килде, шуңа күрә республикадан өч җиңүчене, ә регионнардан – берне билгеләргә карар чыгарылды.

Бу көннәрдә «Ел табибы – ак чәчәкләр 2014» Республика конкурсы чикләрендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафинның кушуы буенча ТР ФА Археология Институты хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Дипломнары белән бүләкләү булды.
Халыкара археологик тикшеренүләр үзәгендә булган вакытта Болгар музей-тыюлыгында «Сәнгать, һөнәр һәм тәвәккәллек өчен»дигән дипломнар тарих фәннәре докторы, КФУ археология һәм этнология кафедрасы мөдире, Ш.Мәрҗәни исемендәге институтның Милли археология тикшеренүләре үзәгенең мөдире Айрат Ситдиковка, тарих фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, ТР ФА А.Х.Халиков исемендәге биоархеология лабораториясе мөдире Илгизәр Газимҗановка, тарих фәннәре кандидатына, Кострома музей-тыюлыгы хезмәткәре Вячеслав Барановка бирелде. Музей-тыюлыкка бару  вакытында «ТР ССМ СМЭРБ» ДАССОсы башлыгы  М.И.Тимерҗанов, экспертлы эш буенча бюро башлыгы урынбасары В.А.Спиридонов, бюроның медицина-криминалистика бүлеге мөдире А.И.Жолобов археологик казылмалар һәм музей белән таныштылар, анда 2014 елның «Уникаль очрагында» номинантланган экспонатлар куелган.

20
июнь, 2014 ел
җомга

2014 елның Бөтенроссия табиблар конкурсының Үзәк конкурс комиссиясе утырышының йомгаклары ясалды һәм конкурсның номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. «Иң яхшы психиатр» номинациясендә «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының акад. В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе» ДБССОның психотерапевт-табибы Юрий Алексей улы Калмыков билгеләнде. Без аны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!

«Студенческая» 4нче шәһәр сырхауханәсенәАКШ Йөзү федерациясенең делегациясе килеп китте. АКШ делегациясенең вәкилләре Бетти Хазл һәм Джерри Маршбёрн Казанда 2015 елда булачак Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты аркасында спортчыларга медицина ярдәмен күрсәтү буенча сырхауханәнең мөмкинлекләре белән таныштылар. Кунакларны оешманың структур бүлекчәләренең (регистратура, кичектергесез ярдәм блогы, реабилитацияләү бүлеге, иң яңа медицина җиһазлары белән җиһазландырылган функциональ һәм нур диагностикасы кабинетлары, көндезге стационар һәм башка бүлекләр) эшләре белән таныштырдылар.
Табиб бурычына ихласлылык, кеше хәленә керә алу һәм шәфкатьлелек өчен рәхмәт йөзеннән Әлмәт муниципаль районының «Нефтьче» Мәдәният сараеның бәйрәмнәр залында гадәттәге тантаналар оештырылды. Монда хокук буенча, кемгә кешеләр үзләрендә булган иң кыйммәтле әйберләрен – сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар –  шул кешеләрнең һөнәри бәйрәме үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International