«Сәламәтлек» программасының чираттагы чыгарылышын шимбә көнне 17 майда 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.
Программаның төп темасы артериаль гипертонияне профилактикалауга багышлана. Артериаль гипертонияне нигә әкрен үтерүче дип атыйлар? Кан басымының нормаль күрсәткечләре нинди булырга тиеш? Бу һәм башка сорауларга РКХ белгечләре җавап бирәчәкләр. «Сәламәтлек саклау бүген» рубрикасы РФ сәламәтлек саклау министры В.И.Скворцованың Казанга эш буенча килүе турында махсус сюжет тәкъдим итә.
Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасын шимбә көнне 17 майда 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика халкын медицина белән тәэмин итүнең беренчел буынын яңарту буенча эш дәвам итә. Бу елда бөтен муниципаль оешмаларда беренчел сәламәтлек саклау объектларында эшләр гамәлгә ашырылалар.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «11нче номерлы Балалар шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Бригаднова Анжелика Юрий кызы билгеләнде.
ТР сәламәтлек саклау министрының боерыгы белән «11нче номерлы Шәһәр хастаханәсе»ДАССОның баш табибы вазыйфасына Хәмидуллин Марат Миндияр улы билгеләнде.
2014 елның 27 маенда Казан дәүләт медицина академиясендә «Йогышлы авыруларны диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре. Табигый-чыганаклы йогышлар» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булачак.
Конференциянең максаты булып хәзерге заман эпидемиология халәтен исәпләү белән, табигый-чыганак йогышлы авыруларын диагностикалау, дәвалау һәм профилактикалау мәсьәләләрен һәм йогышлы патологиянең башка көнүзәк мәсьәләләрен карап тикшерү тора.Конференция чикләрендә Татарстан Республикасында йогышлы патология булган авыруларга медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре карап тикшереләчәк, табигый-чыганак йогышлар (талпан боррелиозы, талпан энцефалиты, гемморагик бизгәк, гельминтозлар һәм паразитозлар, котыру авыруы, малярия, лептоспироз) буенча докладлар тәкъдим ителәчәк, пневмококк йогышын вакцинопрофилактикалауның көнүзәк мәсьәләләре, хроник вирус гепатитларын дәвалауның хәзерге заман алымнары буенча фикер алышыначак, аеруча куркыныч йогышка шик булган авыручыны ачыклау вакытында медицина оешмасы эшенең алгоритмнары тәкъдим ителәчәк.
Халыкара семинарда сәламәтлек саклау министры урынбасары С.А. Осипов, Казан ДМУ ректоры А.С. Созинов, акушерлык һәм гинекология өлкәсендә Халыкара дипломнан соң төп һәм тирәнтен белем бирү департаменты башлыгы, Вена шәһ. Медицина университетының дипломнан соң укыту буенча комиссиясе рәисе, профессор Кристиан Дадак катнашачаклар. Чаралар Казан Гранд Отелендә (Казан шәһ. Петербург ур.,1) һәм КДМУ бинасында ( Казан шәһ., Бутлеров ур., 49) узачак. Кичектергесез халәтләр акушерлыкта иң көнүзәк медицина мәсьәләләренең берсе булып торалар һәм алар ашыгыч дәвалау чараларын уздыруны таләп итәләр.
Казанда, ТР ССМ Республика клиника онкология диспансеры стеналары эчендә ИбФОныңОнкология оешмалары ассоциациясе эгидасы астында РФ ССМ баш онкологы, РФА һәм РМФА академигы, РМФА Н.Н. Блохин исемендәге Россия Онкологик Фәнни Үзәге директоры М.И. Давыдова, ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин һәм ИбФОһәм ТР баш онкологы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Республика Клиника Онкология Диспансерының баш табибы Р.Ш. Хәсәнова катнашуында «Идел буе Федераль округы халкына онкология ярдәмен күрсәтүне камилләштерү» темасына координация киңәшмәсе үтте.
КДМУның 200 еллыгына туры китерелгән «Академик укулар» циклын уздыру чикләрендә, 13 майда РФ баш онкологы, Блохин Н.Н. исемендәге РОФҮнең директоры, РФА һәм РМФА академигы, дәүләт премиясенең һәм РФ Хөкүмәте премиясенең лауреаты, РФ Атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы, профессоры М.И.Давыдовның лекциясе булды. Ул тыңлаучыларга «Онкохирургия этюдлары» дигән докладны тәкъдим итте.