Алабугада наркологлар күзәтүендә хәзерге вакытта 18 имин булмаган гаилә исәптә тора. Бу социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр. Ата-ана икесе дә эчә яки аларның берсе һәм булган балигъ булмаган балалар бар. Мондый гаиләләр белән «Аеклык ноктасы» республика программасы буенча эш алып барыла.
Бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАССУ филиалы - «Түбән Кама туберкулезга каршы диспансеры» баш табибы Камалтдинов Илдар Завидович билгеләп үтә.
Яңа заманча җиһазлар 2022 ел ахырында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең эндоскопия кабинетына «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы ярдәмендә килде. Бу видеогастроскоп һәм видеоколоноскоп, монитор белән, тикшерүне яздырып алу, ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы бүлекләрен тикшерү үткәрү мөмкинлекләре белән эндоскопик стойка.
Тәтеш район үзәк хастаханәдә видеоэндоскопик стойканы яңарттылар. Бу җиһазлар ярдәмендә ел башыннан 15 тикшерү үткәрелгән. Яңа җиһаз узган ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча искесенә алмашка килде.
Узган төндә Кузнецов Вадим Алексеевич, Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе, КДМАның Мактаулы профессоры, медицина фәннәре докторы, хирургия кафедрасы мөдире (1983-1996 еллар) вафат булды.
26.01.2023 12: 00-16: 00 Казан шәһәре, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, «Хезмәт резервлары» стадионы каршында;
27.01.2023 12:00-16: 00 Казан шәһәре, Пушкин ур., 11, Бауманда сәгать астында мобиль-тест пунктлары эшләячәк.
Биектау РҮХдә хәзер маммография үтәргә мөмкин. Кабинет ачылып, 20 пациент тикшерү үтте. Хастаханәдә аппарат "Сәламәтлек саклау" милли проекты ярдәмендә барлыкка килде.
Әлмәттә «Җиңү өчен Тест. Ярдәм янәшә» проекты кысаларында ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест үткәрү буенча акция узды.
Тукай РҮХдә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча 2022 ел ахырында килгән яңа компьютер томографы урнаштырылган.
«Әлмәт ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУ диспетчерлык хезмәтенә «бәхетсезлек очрагы, тюбингка шуып, чокырга төшеп, биш кеше зыян күрде» дигән чакыру килә.