«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе кысаларында «Чистай ҮРХ» ДАССУдә берничә чара узды. Бу республика акциясе Татарстан халкы өчен традицион һәм яраткан акциягә әверелде инде. Акция гражданлык позициясен, җәмгыятьтә мәрхәмәтлелекне формалаштыруга, социаль проблемаларны чишүнең мөһим ресурсы буларак, ирекле ярдәмчеллекнең яңа идеяләрен алга этәрүгә, халыкның гражданлык активлыгын арттыруга юнәлдерелгән. 2019 елның 5 сентябрендә «Игелекле башлангыч эшләр көне»ндә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсе җирлегендә 7 күп балалы гаиләгә азык-төлек, кием-салым, памперслар рәвешендә ярдәм күрсәтелде. Шул ук көнне ТР атказанган табибы, педиатр Мәүлидә Мифтахова кечкенә пациентларны өйләренә барып карау өчен Чистай муниципаль районына килде. 6 сентябрьдә участок шәфкать туташлары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 35 баланың өйләренә килеп киттеләр.
Акция 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
11 сентябрьдә ТР ССМ Республика кан үзәгендә «Игелекле Казан» Проекты белән берлектә DonorSearch.org проекты һәм «Русфонд» хәйрия фонды булышлыгы белән «Донор балигълыгы» акциясе узачак.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарына 42 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республика хастаханәләренең баш табибларына автомобиль ачкычларын тапшырдылар. Тантана ТР Дәүләт Советы каршындагы автомобильләр паркында узды.
2019 елның 5 һәм 6 сентябрендә Татарстанда беренче тапкыр Казан онкология дискуссион клубы: «Колоректаль яман шеш: Colorectal cancer treatment skills 2019» узды.
11 сентябрьдә Казанда «Донор балигълыгы» хәйрия акциясе узачак. Анда катнашучылар кан бирә һәм киләчәктә сөяк миенең доноры булу өчен тукымалар ярашучанлыгын тикшерә алачаклар.
14 сентябрьдә 18: 00 сәгатьтә инсультны дәвалау һәм профилактикалау проблемаларына багышланган хәйрия концерты узачак. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Зәңгәр Тасма» дигән инсульт кичергән кешеләргә ярдәм итү хәрәкәте оештырачак.
Бүгенге көннән башлап Түбән Камада өлкән яшьтәге халык өчен гриппка каршы вакцина компаниясе старт алды.
«Чистай ҮРХ» ДАССУ сырхауханәсенең конференц-залында бөтен бүлекләрнең җитәкчеләре өчен тренинг узды.
Түбән Камада онкологиядән терелеп килүче пациентларга ярдәм йөзеннән беренче тапкыр «Төнне кабыз» маршы узды.
ВИЧ-йогышны профилактикалау «Яңа гасыр» каналында «Таяну ноктасы» программасының чираттагы чыгарылышының темасы булды. Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгенең хезмәткәрләре – профилактика бүлегенең табиб-эпидемиологы Алсу Тимерханова һәм табиб-психотерапевт Роза Мөхәммәтова программаның кунаклары булдылар.