ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Республика клиник хастаханәсенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары, профессор Михаил Бурмистров һәм торакаль хирургия бүлеге мөдире, м.ф.к. Валерий Матвеев Санкт-Петербургта кардиоторакаль хирургия буенча 9нчы Халыкара конгресс эшендә катнаштылар.

Татарстан Республикасында 2019 елның 1 июленнән башлап 10 июленә кадәр онкология авыруларын профилактикалау буенча ункөнлек уза.

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6829 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1322 чакыру.


29
июнь, 2019 ел
шимбә

Яшь табиблар «Салават Күпере» ТКда фатир ачкычлары алдылар. Алар белән бергә яңа йортта торакны бюджет өлкәсе хезмәткәрләре гаиләләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре алдылар.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген Яр Чаллыда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Сәламәтлек саклау» Милли проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.

29 июньдә Казанда «МамаОскар 2019 / Әни – төп роль» исемле IV Йөкле хатын-кызлар фестивале узачак. Чарага 350дән артык йөкле хатын-кыз чакырылган.

Яр Чаллы шәһ. 6нчы номерлы Шәһәр сырхауханәсендә Гемофилия мәктәбе узды. Семинарда ТР баш штаттан тыш гематологы Михаил Кунст һәм Бөтенроссия гемофилия җәмгыяте вәкилләре чыгыш ясадылар.

Республика клиник хастаханәсендә 2019 елның 5 ае эчендә учреждение эшчәнлегенең йомгакларын ясау буенча Хастаханә советы утырышы булды.

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә төрле министрлыклар һәм ведомстволар катнашында тактик-махсус укулар узды.

Республика клиник хастаханәсенең эндоскопия бүлеге хезмәткәрләре Роман Храмов, Анна Захарова һәм Марат Нәҗмиев Ярославль шәһәрендә колоректаль яман шешкә каршы халыкара йөгерештә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International