ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Саба үзәк район хастаханәсендә хирургия бүлеге палатасында шартлы янгын белән янгынга каршы күнегү уздырдылар. Хәзерге заман дәрәҗәсендә хезмәткәрләрнең һөнәри һәм психофизиологик әзерлекне саклау – шундый укуларның максаты. Күнегү барышында хастаханә һәм ГТХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) хезмәткәрләре эвакуация буенча уңышлы эшләрне  тормышка ашырылу, янгын үсешен кисәтү һәм аны бетерү өчен кирәкле күнекмәләр эшләп җиткерделәр. Күнегү тәмамланганнан соң учреждениедә ачык ут вакытында сүндергечне куллану техникасы буенча практик уку үткәрделәр.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бөгелмәдә районара бала тудыру йортына пресс-тур узды, анда җирле ММЧ вәкилләре катнаштылар. Чара кысаларында журналистлар медицина учреждениесенең барлык бүлекләрендә булдылар һәм булачак әниләр һәм бала табу йорты табиблары белән очраштылар.

28 августта 14:00 сәгатьтә Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалында стома куелган пациентлар һәм аларның якыннары өчен Сәламәтлек мәктәбе узачак. Очрашу «Яман шешне җиңәчәкбез» дигән ТР региональ иҗтимагый оешма белән берлектә оештырылачак. Катнашучылар эчәк стомаларының өзлегүенә, оператив рәвештә дәвалауга күрсәтмәләргә һәм зарарлыкны күрсәтүче билгеләргә һәм ССФ тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган сораулар турында фикер алышачаклар.

Арча үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре гриппка каршы вакцинация үткәрү сезонына хәзерләнә башладылар. Гражданнар арасында аңлату эшен үткәрү өчен гомуми практика табиблары һәм участок табиблары-терапевтлар Арча районы предприятиеләренә һәм оешмаларына баралар. Медицина хезмәткәрләре иммунизация һәм вакцинация йогышлы һәм вируслы авыруларның массакүләм киңәюен булдырмау ысулларының иң нәтиҗәлесе булуын аңлаталар. 

Балалар республика клиник хастаханәсендә балалары дәваланучы гаиләләр яши торган Роналд Макдоналд Йорты гаилә кунакханәсендә бишьеллык юбилей хөрмәтенә зур бәйрәм узды. Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,  «Мәрхәмәт – Милосердие» дигән хатын-кызлар-депутатларның берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» АКБО генераль директоры Азат Кадыйров, БРКХ баш табибы Айрат Зыятдинов һәм БРКХ Ветераннар Советы Рәисе Дамир Галиев, сәламләү сүзләре белән һәм уңышлар теләп, кунаклар алдында чыгыш ясадылар. Бәйрәм кунаклары һәм Гаилә йортында яшәүчеләр күңел ачу программаларының катнашучылары булдылар һәм танылган шеф-пешекчеләр җитәкчелеге карамагында бәйрәм ризыклары хәзерләделәр.

Мәскәүдә Идел Буе Федераль Округы педиатрларының һәм неонатологларының түгәрәк өстәле узды. Татарстан Республикасыннан белгечләр Делегациясен БРКХ медицина эшчәнлеге буенча баш табиб урынбасары Басанова Лилия җитәкләде. Очрашу «Балачакның унъеллыгы 2017-2028» законопроектын гамәлгә ашыру кысаларында махсуслаштырылган балалар ризыгын җитештерү индустриясен үстерүгә багышланган иде. 

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7214 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, алардан иҗтимагый урыннарга – 1403 чакыру. 1054 тапкыр табиблар бәхетсезлек очракларына чыктылар, алардан юл-транспорт һәлакәтенә  – 39 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 45 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау учреждениеләренә китерелде. Янгыннарга табиблар 28 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 87 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5500 чакыру башкарылды, алар арасында көчле миокард инфаркты – 47, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы – 188.


25
август, 2018 ел
шимбә

Ингушетия Республикасында Татарстан табиблары хирургик һәм уроандрологик авырулы балаларга медицина ярдәмен күрсәтү буенча белем бирә торган мастер-класслар сериясен үткәрделәр. Балалар республика клиник хастаханәсенең белгечләре: м.ф.д, профессор Әкрәмов Н.Р., бүлек мөдире Подшивалин А.А. һәм табиб-анестезиолог Ганиева Л. Б. – экспертлар буларак чыгыш ясадылар. Мастер-класс барышында барлыгы 100дән артык балага консультация уздырылды, шуларның 25 хирургик дәвалану алды. Ингушетия башлыгы Юныс-бәк Евкуров һәм сәламәтлек саклау министры Марем Арапханова Татарстан белгечләренә рәхмәт белдерделәр һәм, аларның һөнәри осталыкларын һәм медицина өлкәсенә кертелгән өлешләрен билгеләп, мактау грамоталары белән бүләкләделәр.


24
август, 2018 ел
җомга

Казан шәһ. Совет районының 181нче номерлы күп профильле мәктәбендә «эшлекле иртәнге аш» уздырылды. Формаль булмаган шартларда БРКХнең офтальмология бүлеге мөдире Алексей Расческов укучылар белән аралашты. Ул балаларга гаджетларның күзләр сәламәтлеге өчен булган зыяны турында сөйләде. Казан шәһәренең Туклану департаменты «эшлекле иртәнге аш» оештыручысы булып чыгыш ясады. Очрашу турында сюжетны «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында «Исәнмесез!» программасында карагыз.

2018 елның 24 августында БРКХ сырхауханәсенең бинасында актлар залы алдында Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге (РМКМҮ) белгечләре мәгълүмат көне үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International