Әлмәт медикларының күчмә бригадасы Миңлебай саласында яшәүчеләр өчен профосмотр оештырды. Фельдшер-акушерлык пунктында кабул итүне Әлмәт ҮРХнең 1нче номерлы сырхауханә трапевты һәм шәфкать туташы, Медпрофилактика үзәгенең һәм Республика наркология диспансерының белгечләре үткәрделәр. Халыкка сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы турында сөйләделәр һәм саф һавада физзарядка үткәрделәр.
Атна эчендә Казанда ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7195 тапкыр кеше коткарырга чыктылар, алар арасында җәмәгать урыннарына 1461 чакыру керде. Бәхетсез очракларга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 1046 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 57 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 59 кеше зыян күрде, 33 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга ашыгыч ярдәм медиклары 15 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән Казан табиблары 90 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5474 чакыру үтәлде, аларның 178 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 59 көчле миокард инфаркты.
Казанда сырхауханәләрнең капиталь ремонты дәвам итә. Хәзерге вакытта эшләр тулы көченә бара торган учреждениеләреннән берсе – 20нче номерлы сырхауханәдә хатын-кызлар консультациясе, ул Совет районының якынча 60 мең хатынга хезмәт күрсәтә. Монда эшнең иң кызган чагына карамастан, хатын-кызлар консультациясе эшләрен бер көнгә дә ташламады. Эшләрнең барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты. Ул консультациягә кабул итүгә килгән булачак аниләр белән аралашты, учреждениене нинди үзгәрешләр көтә белде, шулай ук подрядчыларга бөтен эшләрне сыйфатлы итеп уздырырга һәм 1 декабрьгә тәмамларга йөкләде.
БРКХ 2нче номерлы консультатив сырхауханәсенең хезмәткәрләре Иннополиста беренче класска баручы балалар өчен медицина тикшерүен һәм профилактик чаралар комплексын уздырдылар. БРКХнең мобиль сәламәтлек үзәгендә балаларны табиблар – эндокринологлар, гинекологлар и урологлар карап тикшерделәр. Булачак мәктәп укучыларына балалар җәрәхәтләнүен һәм агулануларын профилактикалау турында сөйләделәр һәм бәхетсезлек очраклары һәм җәрәхәтләнүләр вакытында табибка кадәр ашыгыч ярдәм ничек күрсәтергә сөйләделәр. БРКХ Сәламәтлек үзәгенең белгечләре беренче класс укучыларының ата-аналары белән аралаштылар һәм аларга беренче медицина ярдәмен күрсәтү һәм балансланган туклануны формалаштыру буенча практик тәкъдимнәр бирделәр.
РКХ Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең машина йөртүчесе Сергей Краснов ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтәр медицинасы хезмәтләренең һөнәри осталыгы буенча «Гадәттән тыш хәлләрдә һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә ашыгыч медицина ярдәме» IX край ярышларында җинүче булды. Татарстанда яшәүче «Ралли» этабында «Санитар автомобильне иң яхшы йөртүче» номинациясендә беренчелеккә ирешкән. Пермь краенда «Чапаевский» автодромында ярышларда Россия Федерациясенең һәм Германиянең 50 регионыннан 500дән артык ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы хезмәткәре катнашты. Ярышлар берничә этапта уздылар һәм эченә фигуралы йөртү һәм нәфис үзешчән сәнгать керттеләр.
Республика клиник онкология диспансерының хезмәткәрләре «Аналык бизләренең яман шеше кабатлану рискын бәяләү ысулын» эшләргә патент алдылар. Уйлап табылган ысулга патентны Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) бирде.
Саба үзәк район хастаханәсенең Шәмәрдән участок хастаханәсенә Казахстаннан делегация килеп китте. Dolce-Farm ҖЧШ (Җаваплылыгы Чикләнгән Ширкәте) компаниясенең вәкилләре җитәкчесе Рауль Ялымов башлыгында халыкка медицина ярдәмен оештыру, хастаханәнең структур бүлекчәләре һәм учреждениеләре белән таныштылар. Аерым алганда, кунаклар районара гемодиализ үзәгенә, клиник-диагностик лабораториягә, сырхауханәгә, Саба районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегенә, Расческовның районара күз хирургиясе үзәгенә килеп киттеләр.
Ел башыннан Түбән Кама «Апуш» балалар китапханәсендә «Ата-ананың мәхәббәте мәктәбе» эшли. Аның дәресләрендә даими рәвештә перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең белгечләре катнаша. Читраттагы дәреснең темасы «тыңламаудан даруларны» эзләү булды.
Йөклеләр өчен симфоник музыка концерты Казанда 17 августта 17:00 сәг. Казан дәүләт медицина университетының актлар залында (Бутлерова ур., 49) узачак. Булачак аниләр һәм бабиләр өчен масус рәвештә Рөстәм Абязов җитәкчелегендә La Primavera оркестр башкаруында классик музыка яңгыраячак. Музыкантлар белән бергәләшеп акушерлар-гинекологлар йөклелек үсешенә һәм аннан соңгы бала тудыруга уңайлы тәэсир иткән музыкаль әсәрләрне сайлап алдылар.
Гөмбә җыярга керешер алдыннан гөмбәләр белән агулануларны профилактикалау – кешеләр өчен иң мөһим аспект. Төп профилактик чаралар яңа кешеләргә генә түгел, әмма стажлы тәҗрибәле гөмбә җыючыларга билгеле булырга тиеш. Әгәр инструкция үтәлгән булса, агулану ихтималы минималь.