ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 14 февраленнән № УП-166 указ белән Адел Юныс улы Вафин башка эшкә күчүе аркасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасыннан азат ителде.


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Чистай үзәк район хастаханәсенең яңа балалар шәһәр сырхауханәсе ачылды. Ачылуның тантаналы церемониясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Спас үзәк район хастаханәсенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5нче чакырылышы депутаты Юрий Камалтынов, ТР Президентының Аппараты җитәксчесенең урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесенең секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев килеп киттеләр.

14 февральдә 19.00 сәгатьтә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә онкологик авыручыларга ярдәм итүгә багышланган «Тормыш музыкасы» хәйрия концерты узачак. Чара Яман шешкә каршы көрәш көненә туры китерелгән.

Сабыйны коткарырга Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре командасының төгәл һәм эшләп җиткерелгән хәрәкәтләре, әнисенең ышанычы һәм кечкенә пациентның ышанмаслык ихтыяр көче булыштылар. Казан клиникасының табиблары сабый гомере өчен туу көненнән башлап ярты елдан артык дәвамында көрәшкәннәр.

Саба үзәк район хастаханәсендә «Мәни бизе авырулары. Тулий лазеры мәни бизе хирургиясендә» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция кысаларында немец хирургы - Мюнстер шәһ. (Германия) университет клиникасының эндоурология бүлеге мөдире, профессор Армина Секкер мастер-классы үтте. Аның җитәкчелегендә хастахәнәдә мәни бизенең аденоматоз гиперплазиясенең тулий лазерлы энуклеациясен үткәрделәр. Сүз уңае белән әйткәндә, тулий лазерлы җайланма ярдәме белән мәни бизе авыруларын шундый дәвалау методикасын Саба ҮРХдә беренче тапкыр узган җәйдә керттеләр.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

12  февральдән башлап 16на кадәр Республика кан үзәгендә (Казан шәһ., Җиңү проспекты, 85) донорлар канын җыю буенча «Андрей» акциясе уза. Акция исемен пациент Андрей Протас хөрмәтенә бирделәр. Аның тормышын онкологик авыру алып китте. Андрей кызы, соңгы берничә ай атасы донорлар каны аркасында торды дип билгеләп, донорларга рәхмәт белдерде.  Акция аңа һәм донорлар каны яшәргә озаграк һәм яхшырак булышкан кешеләргә, шулай ук ул хәзер ук кирәк булган кешеләргә хәтер билгесе булачак.

Лениногорскта амбулатор гемодиализ үзәге ачылды. Элегрәк хроник бөер эшчәнлегенең җитешсезлеге белән пациентларга алар өчен бик мөһим процедура артыннан Бөгелмәгә барырга туры килгән иде.

Оча сөяге-бот буынын ревизион эндопротезлау буенча мастер-класс 9 февральдә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең травматология үзәгендә узды. КДМУ  травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире, профессор, фәннәр докторы Илдар Әхтәмов җитәчелегендә Казанның РКХ хезмәткәрләре, кафедраның аспирантлары һәм  травматология бүлегенең мөдире Әсхәб Әлиәсхәбов белән бергә сынган гамма-кадакны ревизион эндопротезга алмаштыру буенча катлаулы операция уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International