Яр Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Яр Чаллының Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының депутаты Светлана Захарова, ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Олег Сабаев катнаштылар.
Хирургның көне ничек уза, нинди операция гомер буена истә калды һәм һәзерге заман медицинаның мәсьәләләре нәрсәдә – «Татар-информ» МА махсус проектының яңа чыгарылышында үз гомере эчендә 8000 артык операция үткәргән яртыгасырлык стажы булган хирург – татарстан медицинасының легендасы Гәзиз Неттов турында.
Татарстан Республикасында РИТЭК АҖ «ЛУКОЙЛ» ААҖнең социаль һәм мәдәни проектлары конкурсын үткәрә. Конкурсның максаты — хәйрия эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру, көнүзәк социаль мәсьәләләрне хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм халыкның инициативаларын хуплау.
Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашуында Балалар республика клиник хастаханәсенең Хастаханә советының йомгаклау утырышы булды.
Яр Чаллыда «5нче номерлы Шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең йомгаклау киңәшмәсе булды. Чарада Яр Чаллы шәһ. муниципаль берәмлеге башлыгының урынбасары Флера Андреева, Яр Чаллы шәһ. буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Олег Сабаев, ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәуфит Хәмәдишин катнаштылар. Эш йомгаклары турында доклад белән 5нче номерлы хастаханәнең баш табибы Зөфәр Насртдинов чыгыш ясады.
Казан дәүләт медицина университетында ЮУЙ ректоры Алексей Созиновның Россия Студентлар Отрядларының Үзәк штабы комиссары Екатерина Красикова белән очрашуы булды.
Казанда С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-кешесе: хатын-кыз карашы» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булды. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 дән артык катнашучы дәгъва итте.
Ничек үз сәламәтлегеңне сакларга һәм кискен респиратор вируслы йогышының корбаны булмаска? Гади, әмма нәтиҗәле профилактика алымнары турында исегезгә төшерәбез.
2018 елның 26 февраленән башлап 4 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8771 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 992 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7146– төрле авыруларга туры килде, шул санда 204 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 54 инфаркт.
Районда 2017 елда Минзәлә районы сәламәтлек саклау тармагының эш йомгакларын ясадылар. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, район башлыгы Айдар Сәләхов катнаштылар.