ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Соңгы өч ел эчендә Татарстанда психик бозылулар белән беренче авырулар саны күрсәткеченең үсеше 7,2 процентка (100 мең халыкка 223,7 кеше)  билгеләнә. Психик авыру буенча инвалидлар саны югары булып кала. 2016 елның хәле буенча Татарстанда психик авыру буенча 36 561 инвалид (10 мең халыкка 94,5 кеше) тора. Ел саен 1200-1300 кеше беренче тапкыр инвалидлык группасын билгеләү өчен җибәрелә.

Конкурска йорәк-кан тамырлары авыруларын һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау көнүзәк мәсьәләләре буенча эшләр (мәкаләләр, очерклар, теле- һәм радиорепортажлар, теле- һәм радиотапшырулар серияләре) тәкъдим ителәләр.

Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә хәзерләнү чикләрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов «Экология һәм сәламәтлек» юнәлеше буенча фестиваль делегатлары белән очраштылар.


9
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Минзәлә үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Наил Азат улы Мөбарәкшин билгеләнде.

Татарстанлылар 8 (843) 279-55-80 телефон номеры буенча «Сердәш 129»  медицина психологик хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар. Шушы номер буенча кабул итүгә язылырга, шулай ук телефон буенча ярдәм алырга була. Психологик ярдәмне онлайн сайтында: http://serdesh1377.ru/ - алырга була. Хезмәт тәүлек буена сузылып эшли.

Соңгы өч ел эчендә Татарстанда психик бозылулары белән беренче авырулар санының дәрәҗәсе 7,2 процентка үсте. Моның турында Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышланган «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-белгече Татьяна Гурьянова хәбәр итте.

Казанда метро станцияләре янында вакциналаштыру мобиль пунктларында инде 9223 кеше грипптан прививкалар ясады. Исегезгә төшерик, 15 октябрьгә кадәр казанлылыр, метродан ерак китмичә, грипптан прививка ясата алалар.

2017 елның 2 октябреннән башлап 8нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7971 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1280 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6070– төрле авыруларга, шул санда 193 инсультка һәм 53 инфарктка туры килде.

Бөгелмәдә өлкән кешеләр ун көнлегенә багышланган сигезенче спартакиада ачылды. Чара реконструкцияләнгән «Юность» спорт комплексы мәйданчыгында узды. Ачуда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко катнашты.

Стома – ешрак онкологик авырулар нәтиҗәсе. Ничек стомалы пациентның көндәлек тормышында ачыкланган кыенлыкларны җиңеп чыгу турында ТР ССМ «Республика клиник онкология диспансеры» ДАССО Әлмәт филиалының онколог-табибы Эльмира Сибгатуллина сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International