7 һәм 8 февральдә «Спасение компанияләре төркеме коллективы (сырхауханәләр, здравпунктлар, санаторий-профилакторий, иминият компаниясе) Татарстанның өч шәһәрендә «Россиянең чаңгы сукмагы-2015» чарасында актив катнаштылар. Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре каплап алындылар.
Масса-күләм узышта коллективның хатын-кызлары, ирләре, шулай ук хезмәткәрләрнең балалары катнаштылар. «Спасение» активистлары 2,5 км араны уңышлы итеп җиңеп чыктылар. Корпоратив рух һәм сәламәт рәвештә яшәүне алып барырга теләк суык иртәне кечкенә спорт бәйрәменә әйләндерделәр. Катнашучылар билгеләгәнчә, чарадан күп уңай эмоцияләр, бик яхшы дәрт зарядын һәм айларга алга энергияне алдылар.
Республика медиклары Татарстанның сәламәтлек саклау министры башлыгында Бөтенроссия спорт чарасында актив катнаштылар. Исегезгә төшерәбез, 2015 ел йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителде, ә түбән физик активлык Россиядә дә һәм бөтен дөньяда да халыкның үлем санында иң таралган риск факторларының берсе. Физик активлык һәм түбән калорияле диета сезгә сәламәтлекне сакларга булышачак!
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Басанов Сергей Владимир улы билгеләнде.
Казахстан Республикасының сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш вице-министры Алексей Владимир улы Цой Республика клиник хастаханәсенә килде. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Җәләлетдинов Р.С. һәм РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф. озатуларында ул республика клиникасының эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән танышты.
Татарстанда яман шеш белән авырып башлаган ирләрнең урта яше 65 ел, хатын кызларның яше – 66 ел. Моның турында бүген Матбугат һәм масса-күләм элемтәләр буенча республика агентлыгында пресс-конференциядә «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы, ИБФО баш онкологы, КДМАның онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире Рөстәм Хәсәнов белдерде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.