ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында  Гомумроссия халык фронтының (түбәндә – ГХФ) җитәкчелеге белән сәламәтлек саклау өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү буенча беренче берләшкән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Р.С.Җәлалдинов, ГХФның Региональ бүлегенең Региональ штабы рәистәше А.П.Лаврентьев, ГХФның Региональ башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х.Хөснулин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы структур бүлекчәләренең җитәкчеләре һәм аппаратының хезмәткәрләре катнаштылар.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

13 февральдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау  министрлыгының Республика кан үзәгендә (Җиңү проспекты,85) 9.00 башлап 13.00 кадәр Татарстан Республикасының «Без (Мы)…» яшьләр хәрәкәтенең донор акциясе узачак. Акция Изге Вәли көненә туры китерелгән һәм «Мәхәббәт дөньяны саклап калыр, кан үлемнән коткарыр!» лозунгы астында уза. Канны беренче тапкыр биргән кеше үзенең Донор картасын ала алачак. Кемдә андый Карта кулында бар инде, үзенең Донор дәрәҗәсен күтәрә алачак, шулай ук гадәттәге бүләкләр сыйфатында дәрәҗәгә ярашлы кызыксындыргычны ала алачак.

Яр Чаллы шәһәренә ашыгыч тәртиптә Украинадан 28 мәҗбүри күченүче кеше килде. Яңадан килгән кешеләр вакытлы урнашу пунктында – 1/08 адресы буенча «Камазжилбыт» ЯАО тулай торагында урнаштырылдылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең һәм дәвалау-профилактика оешмаларының күченеп килүче кешеләргә медицина хезмәт күрсәтүне оештыру буенча эш төркеме барлыкка китерелде. Көчле авыручыларны, инвалидларны, йөкле хатыннарны, йогышлы авырулар белән авыручыларны һәм дару препаратларын өзлексез кабул итүгә мохтаҗ булган кешеләрне ачыклау максаты белән медицина тикшерүе уздырылды.


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

11 февральдә Халыкара авыручылар көне – бөтен планета буенча авыру кешеләргә очраган мәсьәләләргә игътибарны тартырга чакырган халыкара көн – билгеләнеп үтә. Халыкара авыручылар көненең максаты – безнең планетаның бөтен кешеләренең игътибарын теге яисә бутән авыруның корбаны булганнарның газапларына тартырга. Бүген Халыкара авыручылар көне чикләрендә Казан шәһ. «7нче Балалар шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның «Тин-клиник» балаларга һәм яшүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең җирлегендә шәһәрнең Авиатөзелеш районының укучылары һәм торучылары арасында чаралар узды.

«Мамадыш РҮХ» ДАССОда «Ак халатлы фәрештәләр» республика сәламәтлек саклау өлкәсендә һөнәргә юнәлгән чараның чикләрендә «Ачык ишекләр көне» узды. Бу чараның чикләрендә Мамадыш муниципаль районының өлкән классларда 80 укуны тәмамлаучылары, КДМУда укуны тәмамлаучы студентлар, районда туган кешеләр һәм РҮХнең сәламәтлек саклау хезмәткәрләре арасында очрашу уздырылды.

Анда СПИДка каршы көрәш һәм аны профилактикалау үзәгендә, гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, наркология, клиник тире-венерология, психоневрология, туберкулезга каршы клиник диспансерларында исәптә торганнар турында бөтен мәгълүмат җыела. Өстә күрсәтелгән оешмаларда исәптә торган донор мөрәҗәгать итү вакытында бу мәгълүматлар, клиник тикшерүнеләрне уздырмыйча, кан бирүгә юл куймаска рөхсәт итәләр. Мәгълүматның ифрат зур күләме белән эш процессын яхшыртырга Россия Федерациясе Кан хезмәтенең Үсеш программасы чикләрендә гамәлгә ашырылган трансфузиологиянең автоматлаштырылган мәгълүматый системасы ТАМС (АИСТ) рөхсәт итә.


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Апас муниципаль районына эш визиты чикләрендә табиб һөнәрен сайлаганнарга теләкләр әйтте. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Татарстан Республикасында «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән Медицина фестивале уза. Министр югары класста укучылар, студентлар һәм төрле елларда югары уку йортларын тәмамлаучылар өчен оештырылган «Укымышлы яшьләр – Апасның киләчәге» чарасында катнашты.

Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авырулары мәсьәләсе буенча эш оештыру турында бүген Министрлар кабинетында брифингта сөйләделәр. Моның турында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Альберт Галявич сөйләп бирделәр.


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
2 февральдәнбашлап 8 февральгәкадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8482  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1142 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 928 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 35 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде, 1 очрак – үлү нәтиҗәсе белән, 26 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 18 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 73 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6874 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 40, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –196.

Югары дәрәҗәдә медицина ярдәмен күрсәтү – һәр хастаханәнең приоритеты. Пациент һәм аның кардәшләренең ТР «АМЯС»  ДАССОна визиты максималь нәтиҗәләле һәм уңайлы булу мөһим.

Бу максат белән ТР «АМЯС» ДАССОның кабул итү-дигностика бүлегенең хезмәткәрләре Татьяна Савельева (бизнес-тренер, коуч) уңышлы уздыра торган «Медицина ярдәмен күрсәтү вакытында клиентка юнәлешлек» тренингында чираттагы мәртәбә катнашалар. Бу трениниг катнашучыларга низагларның табигате һәм сәбәпләре турында тулы күзаллау алырга, нигаз шартларында үз тәртипләренең нәтиҗәсез стратегияләрен аңларга һәм тәртипнең яңа нәтиҗәле моделен эшкәртергә, нигазларны профилактикалау ысулларын һәм эмоциональ хәл белән идарә итү алымнарын үзләштерергә рөхсәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International