Татарстан Республикасы Кан хезмәтенең төп бурычы кан компонентларының хәвефсезлеген тәэмин итүдә тора. Бу донор канын хәзерләүнең һәм эшкәртүнең яңа технологияләрен (йогышлар диагностикасының хәзерге заман алымнары, плазма карантизациясы) кертү һәм донорлар турында мәгълүмат белән алдан эшләү ярдәмендә ирешелә. Ул эш «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОсында урнашкан Республиканың Бердәм донорлар үзәге аркылы тормышка ашырыла. Анда СПИДка каршы көрәш һәм аны профилактикалау үзәгендә, гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, наркология, клиник тире-венерология, психоневрология, туберкулезга каршы клиник диспансерларында исәптә торганнар турында бөтен мәгълүмат җыела. Өстә күрсәтелгән оешмаларда исәптә торган донор мөрәҗәгать итү вакытында бу мәгълүматлар, клиник тикшерүнеләрне уздырмыйча, кан бирүгә юл куймаска рөхсәт итәләр. Мәгълүматның ифрат зур күләме белән эш процессын яхшыртырга Россия Федерациясе Кан хезмәтенең Үсеш программасы чикләрендә гамәлгә ашырылган трансфузиологиянең автоматлаштырылган мәгълүматый системасы ТАМС (АИСТ) рөхсәт итә.
Татарстан Республикасы – инновацияләрне керткән регионнарның берсе. Россиянең Федераль медик-биологик агентлыгының булышлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 27.12.2012 булган 2569 номерлы әмере белән ярашлы Татарстан Республикасына 2013 елда 24,9 млн. сум, 2014 елда «2014 елга һәм 2015 һәм 2016 елларның планлы периодына федераль бюджет турында» 02.12.2013 булган 349-ФЗ номерлы Федераль законы нигезендә «АИСТ» лицензион программа тәэминаты белән компьютер һәм челтәр җиһазларын сатып алу өчен өстәмә 13,6 млн. сум бүлеп бирелде. Бүлеп бирелгән акчалар Түбән Кама шәһ., Әлмәт шәһ., Яр Чаллы шәһ. «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОның филиалларын һәм «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОсын бу система белән җиһазландырырга рөхсәт бирделәр. Барлыгы 67 автоматлаштырылган эш урыны һәм 8 сервер урнаштырылган.
«АИСТ донорларны кабул итүдән, канны хәзерләүдән һәм эшкәртүдән, продукциягә паспорт бирү һәм аны брак дип санаудан,канны һәм аның компонетларын карантинизацияләүдән, саклаудан һәм дәвалау-профилактика оешмаларына бирүдән торган Кан хезмәтенең технологик процессын тулысынча эшкәртә, шулай ук компонентларның ярарлыгын тикшерүне автоматлаштыра. Бу мәгълүматый системаның эшләве башка Кан хезмәтенең оешмалары белән донорлар турында мәгълүмат белән алмашырга, «онлайн» тәртибендә яңартыла торган, бердәм көнүзәк мәгълүматлар базасын төзергә рөхсәт итә. Моны программаның иске версиясе эшләгән вакытта гамәлгә ашырырга мөмкин булмаган иде. Система шулай ук күчмә шарларда да эшли, шул вакытта хезмәткәрләр ноутбук белән кулланалар», – дип әйтә Тураев Рамил Габдельхак улы – «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОның баш табибы.