ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Клиника эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән баш табиб  Марат Гатауллин чыгыш ясады.  Аның сүзләре буенча, оешмага мөрәҗәгать итүләр саны  артты – узган ел эчендә РКЙАХнә медицина ярдәме артыннан 41 меңгә кадәр кеше мөрәҗәгать итте, алардан 15 меңгә якын кеше хастаханәгә урнаштырылды.

1
февраль, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Буа районында, Казан – Ульяновск автоюлының 92 км ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше (шул санда 2014 елда туган 1 бала) зыян күрде. 2 зыян күргән кеше ЮТҺ урынында һәлак булды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең 1 фельдшер бригадасы чыкты. Өч зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә. Бер зыян күргән бала җиңелчә авыр хәлдә. Бөтен зыян күргән кешеләр Буа районының үзәк хастаханәсенә тапшырылдылар.

Авыруларны үз вакытында ачыклау һәм профилактикалау,  кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү, инвалидларның, Боек Ватан сугышы ветераннарының, тыл эшчәннәренең, һаләк булган (үлгән) инвалидларның тол хатыннарының, блокадалы Ленинградта торучыларның, фашизмның элекке әсирләренең  авырулары санын киметү максатында, «Ветераннар турында» ФЗга ярашлы, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы, ТР Президенты Әмере һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы йөкләмәләре буенча «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастенең сырхауханәләрендә, «ӘРҮХ»  ДАССОда һәм «3нче номерлы ӘШС» ДАССОда комплекслы медицина тикшерүе өчен белгечләрнең күчмә бригадалары оештырылды.


31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Карап чыккан объектлар арасында Лениногорск балалар хастаханәсе, Түбән Каманың перинаталь үзәге белән балалар шәһәр хастаханәсе, Түбән Кама районының үзәк күппрофильле хастаханәсе булды.

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Бөтендөнья онкология авырулары белән көрәшү көне алдында 2015 елның 3 февралендә 11.00 сәг. Декабристлар ур., 2 адресы буенча «Татмедиа» агентлыгында  сәламәтлек саклау министры Вафин А.Ю. катнашуында булачак пресс-конференциядә катнашырга чакырабыз.

Бүген Кече Чынлы саласында яшәүчеләр өчен истәлекле вакыйга булды, монда тантаналы шартларда модульле фельдшер-акушер  пунктын ачтылар.

Исегезгә төшерәбез, тиз төзелгән модульле ФАПларны Татарстан районнарында ачу «2012–2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камильләштерү» Республиканың максатлы программасын гамәльгә ашыру чикләрендә уздырыла. Бүгенге көнгә бу ФАП районда алтынчы, тиздән Үби саласында тагын бер ФАПның ачылуы булачак.


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсендә «Озын көпшесыман сөякләрнең остеосинтезының хәзерге заман алымнары: яңа әсбаплар һәм технологияләр» мастер-классы узды. Безнең республикабызның травматологлары белән үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашырга интрамедулляр блокадалана торган остеосинтез буенча Россиянең әйдәүче белгече,  «В.Д. Чаклин исемендәге  Урал ТОФТИ» ФДБОның м.ф.к., травматологлар-ортопедларның халыкара берләшмәсенә  «Русский Кюнчер» кебек билгеле, А.Н. Челноков килде.

КБМҮ Перинаталь үзәгенең яңа туган балаларны реанимацияләү бүлеге көн саен кунакларны кабул итә. Ата-аналар үзләренең вакытыннан алда туган, сәламәтлек хәлләре буенча табиблар күзәтүе астында махсус кувезларда урнашырга тиеш булган бәбиләренә кереп чыгалар.

Бүген «Студенческая» 4нче шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна аналарга һәм балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру бүлегенең башлыгы Емельянова Нина Николай кызы җитәкчелегендә Чуваш Республикасы Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының делегациясе килеп китте.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Елена Боенко бүгенге көнгә шәһәрнең алдынгы клиникалары булучы хосусый медицина оешмаларының вәкилләре белән очрашты. Очрашу барышында шәһәрнең яңа микрорайоннарында халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай, Замелекесьеда гомуми практика табиблары һәм участок педиатрлары офисларының төзелеше планлаштырыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International