Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 275кә артты (авырулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә). Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 23кә, янгыннар буенча – 7гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 7гә, бала табулар буенча – 24кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 29га кимеде.
Күнегү барышында персоналга һәм пациентларга ашыгыч хәбәр итү системаларын тикшерү уздырылды, «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОсы белән идарә итүнең шәһәрнең саклаучы пунктында – гражданлык оборонасының саклагыч корылмаларын, гражданлык оборонасының саклагыч корылмаларында хезмәткәрләрнең ышыклану урыннарын әзерлеккә китерү буенча төркемнәрнең (звеноларның) эш итүләре үзләштерелде.
Казан шәһ.«Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау оешмасында Өлкән кешеләр көнен бәйрәм итүе узды. Хәзерге вакытта стационар дәвалауда госпитальдә 211 өлкән һәм олы яшьтәге пациент урнашкан, алар өчен Мәскәү районының 65нче мәктәпнең укучылар коллективы бәйрәм концертын оештырды.
Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) оешмаларының Республика Советы рәисе Х.Г.Иштирәков һәм «Татарстан Республикасы ветераннары берлеге» ветераннары (инвалидлары) Республика иҗтимагый оешмасының иҗтимагый комиссия рәисенең урынбасары Б.В.Гревцов (рәис – А.Г.Юлашев) пациентланы бәйрәм белән котладылар һәм бөтенесенә чәчәкләр һәм бүләкләр бирделәр.