Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
31 декабрьдән ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «10нчы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Савинов Сергей Юрий улы билгеләнде.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
2013 елның 23–27 декабрьләрендә Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1456 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 446 кеше, кабаттан баручылар – 1010 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1456 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1456 литр.
Донор көннәрендә Кукмара ҮРХдә 54,321 литр кан хәзерләнде.Бүген Кама балалар медицина үзәгенең коллективына яңа баш табиб тәкъдим ителде. Бу максат белән Яр Чаллы шәһәренә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин килде.
26 декабрьдән ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе вазыйфасына Боенко Елена Александр кызы билгеләнде.
Күп шатлыклы ачышлар булган, шул исәптән сәламәтлек саклау сферасында да, Әлмәт өчен булган юбилей елы пәрдәсе астында яшәүчеләр өчен тагын бер аерым озак көтелгән вакыйга булды. Ягъни, «Көнбатыш капкалары» микрорайонында «Педиатр һәм МИН» табиб - педиатр офисы ачылды. Бәйрәмгә ӘМР Башлыгы Мәҗит Салихов, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, «Татнефть» ААҖ әһәмиятле төзәтү Идарәсе башлыгы Евгений Смыков, «АИСК» ҖЧҖ генераль директоры Наиль Миннәхмәтов, бөтен ДПО баш табиблары, микрорайонда яшәүчеләр килделәр.
Гыйнвардан башлап Түбән Кама муниципаль районында «Татарстан Республикасының электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүматый системасын (ТР ЭСС БДМС) кертү башлана – моның турында бүген «ТКҮРМХ» ДАССОның администрация корпусында узган матбугат-конференциясендә сөйләделәр.
Электрон мәгълүматый системага күчү бөтен Татарстанның дәвалау оешмаларында башлана. ТР ЭСС БДМС – республиканың сәламәтлек саклауны яңарту программасының чираттагы этапы.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.