Бүген ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов Чистай шәһәрендә гражданнарны кабул итүне уздырды. Медицина хезмәте, шәһәр һәм районның сәламәтлек саклау үсеше мәсьәләләре, кадрлар белән тәэмин итү турында төрле сораулар белән 27 кеше мөрәҗәгать итте. Бөтен сораулар каралды, аларның кайберсе тикшерүгә алынды.
Түбән Кама табибларының хәзер, һәр минут кыйммәт булган вакытта, тормышны коткарып калырга бөтен мөмкинлекләре бар. Анда иң эре медицина үзәкләренең стандартларына туры килүче яңа җиһаз урнаштырдылар. Элегрәк авыр очракларда пациентларны Казанга алып барырга туры килә иде. Хәзерге заман медицина уңышлары турында сюжетны Беренче каналда карагыз.
Яр Чаллының перинаталь үзәгенә тагын бер «ФОТЭК» аппараты килде. Ул кесарь кисемнәреннән соң өзлегүләрнең килеп чыкмавын мөмкин итә. Аппаратның өстенлекләре: кан югалтуның зурлыгын киметү, операция ярасының төзәлүен яхшырту, операциядән соңгы чорның өзлегүләрен кисәтү, авырту синдромын төшерү һәм стационарда булу дәвамлылыгын кыскарту. Аппаратны обсервация бүлегенә куйдылар.
2013 елның 25 декабрендә ТР cәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов Чистай шәһәрендә гражданнарны кабул итәчәк. Халыкны кабул итү 11.00 башлап 14.00 сәг. кадәр (башкарма комитеты бинасы) Бебель ур., 129 адресы буенча узачак.
Бүген Республиканың сәламәт саклау министры Адель Вафин Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәмен һәм бала табуга ярдәм итә торган хезмәтне оештыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесеФирдәүс Рәис кызы Умяровага ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның рәхмәт хатын тапшырды.
Татарстанда бала табарга ярдәм итү хезмәте эшчәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында сөйләштеләр. Министрлык коллегиясе эшендә Татарстан Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, федераль структуралар җитәкчеләре, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру сораулары буенча бүлек башлыгы Гүзәл Шакирова, белем бирү оешмалары ректорлары һәм галимнәр, медицина оешмаларының, шул исәптән профильле клиникаларның җитәкчеләре катнаштылар. Утырыш видеоконференция режимында үтте. Муниципаль оешмаларда табиб акушер-гинекологлар, неонатологлар, анестезиолог-реаниматологлар катнаштылар.
Программаның төп темасы инсультны кисәтү һәм профилактикалауга багышланган. Инсульт ни сәбәптән килеп чыга, хәтәр факторлары нинди һәм баш мие кан әйләнешенең бу авыр бозылуын ничек кисәтергә мөмкин? Инсультның беренче билгеләрен күрсәгез ни эшләргә һәм бу билгеләр алар нинди? Бу һәм башка сорауларга белгечләр җавап бирерләр.
Бу һәм башка мәсьәләләр турында «Сәламәтлек» программасында шимбә көнне 21 декабрьдә 10 сәг.45 мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында!
Герниология — алгы корсак чите бүсере проблемасы беренчел операцияләр ясаганнан соң рецидивлар, ягъни беренчел операцияләрдән соң кабат бүсерләр чыгу мөмкин булудан гыйбарәт. Бүсер хирургиясе вакытында аз инвазив методикалар куллану белән бүген мастер-класслар кысаларында РКХда күрсәткән хәзерге заман технологияләре киресен расладылар. Бүгеннән бүсерле пациентлар беренче операциядән соң ук авыруның кабат барлыкка килүе турында оныта алачаклар һәм икенче тәүлектә үк стационардан чыга алачаклар.