ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы үтте

2013 елның 21 декабре, шимбә

Татарстанда бала табарга ярдәм итү хезмәте эшчәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясенең киңәйтелгән утырышы барышында сөйләштеләр. Министрлык коллегиясе эшендә Татарстан Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, федераль структуралар җитәкчеләре, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру сораулары буенча бүлек башлыгы Гүзәл Шакирова, белем бирү оешмалары ректорлары һәм галимнәр, медицина оешмаларының, шул исәптән профильле клиникаларның җитәкчеләре катнаштылар. Утырыш видеоконференция режимында үтте. Муниципаль оешмаларда табиб акушер-гинекологлар, неонатологлар, анестезиолог-реаниматологлар катнаштылар.

Утырышны ачып җибәреп, сәламәтлек саклау министры Адель Вафин утырышта булганнарның игътибарын Россия Президентының «Сәламәтлек саклау сферасындагы дәүләт сәясәтен камилләштерү турындагы» һәм «Россия Федерациясенең демография сәясәтен тормышка ашыру буенча чаралар турындагы» әмерләрен башкаруга юнәлдерде. Әмерләр белән туры китереп сәламәтлек саклау артыннан 6 күрсәткеч: халыкның гомуми үлеме саны, кан әйләнеше системасы авыруларыннан, яман шешләрдән, туберкулездан, ЮТҺнән үлү саны, сабыйлык үлеме саны һәм көтелгән яшәү дәвамлылыгы күрсәткече беркетелгән, шушы күрсәткечләрне башкару буенча «юл картасы» төзелгән.

Адель Вафин субъектларның Россия Президенты әмерләре белән билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү буенча рейтингында Татарстан ПФОда 2 урында (Пенза өлкәсеннән соң) һәм Россия Федерациясендә 23 урында тора дип хәбәр итте.

Министр Республика бүген халык үлеме саны (юл картасында күрсәткеч - 12,2, ТРда 11 ай эчендә - 12,1), кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлү саны (100 мең кешегә 642,9, юл картасында - 665,0), яман шешләрдән үлү саны (182,8 контроль цифрасы булганда 178,8) күрсәткечләрен үти дип билгеләде.

Татарстан туберкулездан үлү саны күрсәткечен (6,0 урынында 6,2) арттыра, ЮТҺнән үлү саны күрсәткечен байтак арттыра (17,0 контроль саны янында 18,2). Һәм кызыл зонада - сабыйлык үлеме саны күрсәткече (6,5 урынына 7,1). Коллегиядә шулай ук сабыйлык үлеме саны соравы турында фикер алышынды.

Республикада бала табарга ярдәм итү хезмәтенең халәте турында төп доклад белән ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов чыгыш ясады. Ул, ана һәм бала сәламәтлеген саклау сферасында Татарстан Республикасында үткәрелүче чаралар дәүләт иҗтимагый сәясәтенең эффективлыгын күрсәтәләр, һәм һәр ел була торган Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясенең Федераль Җыелышына Мөрәҗәгать итүенә һәм Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасының Дәүләт Советына Мөрәҗәгать итүенә туры китереп үтәләләр дип билгеләде.

Министрның беренче урынбасары Республикада 2011 елдан бирле табигый халык саны артуның билгеләнүе, шушы елның 10 ае эчендә ул (+)2,7 булуы турында хәбәр итте. 2 ел эчендә республиканың 16 муниципаль оешмасында (2011 елда алар 7 иде) уңай табигый арту теркәлә.

Моннан тыш, соңгы 12 ел эчендә республикада туучылар санының тотрыклы үсеше билгеләнә. 2013 елның 10 ае эчендә туучылар саны уртача еллык 1000 кешегә 14,9 булды (РФ - 13,3; ПФО - 13,4), 2012 елның тиңдәш чорына караганда 1 294 яңа туган балага күбрәк туды.

Унъеллык чор эчендә сабыйлык үлеме саны Татарстанда ике тапкырга кимеде.

2012 елда ана үлеме санының күрсәткече 100 000 тере туучыга 10,8 (РФ - 11,5; ПФО - 9,1) тәшкил итте, һәм 2008 ел белән чагыштырганда 40,3%ка кимеде. 2013 елның бөтен чорында ана үлеменең 6 очрагы теркәлгән.

Йөклелек вакытында хатын-кызларда барлыкка килгән авырулар һәм бала табуны һәм бала табудан соңгы чорны кыенлаштырган авырулар структурасында 2012 елда алдынгы булып анемияләр, сидек-җенес системасы авырулары, кан әйләнеше системасы, гестоза авырулары торса да соңгы 5 ел эчендә аларның кимүе билгеләнә. Ләкин шуның белән бергә шикәр диабеты белән авырулар санының артуы теркәлә.

Соңгы елларда йөклелекнең 12 атнасына кадәр хатын-кызлар консультацияләренә барлауга басучы йөкле хатын-кызлар санының артуы билгеләнә; соңгы 5 ел эчендә 27,7% тәшкил иткән абортлар санының кимүенең тотрыклы тенденциясе барлыкка килде.

Районның акушер-гинекология хезмәтенең муниципальара акушер-гинекология үзәге белән үзара тәэсире турында Менделеевскның үзәк район хастаханәсенең баш табибы Гилев Мөслим Александр улы сөйләде.

«АВА - ПЕТЕР - Казан» ААҖ клиникасының генераль директоры Фирая Сабирова үз клиникасы үрнәгендә, җыеп әйткәндә, Россиядә, Республикада кебек, дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерү темасында тукталды. Утырышны йомгаклап, Татарстан Президентының иҗтимагый сораулар буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова медикларны күрсәтелүче медицина ярдәменең сыйфатын күзәтеп торырга чакырды.

Утырыш ахырында сәламәтлек саклау министры Адель Вафин медицина оешмалары җитәкчеләрен медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатына, этика һәм деонтология, ришвәтчелек сорауларына аерым игътибар бирергә чакырды. Халык белән кире элемтә оештыру өчен «Халык тикшерүе» модуле аша Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль ярдәмнәр порталын куллану карары турында хәбәр итте. Ел ахырына кадәр бөтен медицина оешмаларының иң күренә торган урыннарында сайтның адресы белән булган типлаштырылган плакатлар урнаштырылган булырга тиеш.

Чыгышларның презентацияләре сайтта урнаштырылачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International