ТР «АМЯХ» ДАССОнда тикшерүнең һәм дәвалауның рентгенхирургия алымнары бүлеге «Таҗсыман артерияләрнең бифуркацияле имгәнүләре вакытында таҗсыман үткәргечнең баллонлы навигациясе ысулы» дигән уйлап табуга 2013 елның 20 ноябреннән булган 2498779 номерлы патент алды.
Шул ысулның техник нәтиҗәсе – операциянең вакытын киметү һәм мөмкин булган өзлегүләрнең санын әзәйтү.Иске яңа ел алдыннан Әлмәттә торучы Евгений Горшковның (32 яшь) туры мәгьнәдә иске күрү белән хушлашырга һәм дөньяга яңача карарга уникаль мөмкинлеге барлыкка килде. Хәзерге заман офтальмохирургиясе яшь кешегә яңа ел бүләге бирде.
Әлмәт үзәк район хастаханәсенең офтальмохирургия бүлегендә аңа һәм тагын 5 пациентка катарактаны бетерү буенча уникаль операция – катаракта факоэмульсификациясе – уздырылды. Шул танылган дөнья алымының яхшы яклары: җөй ясауның кирәклеге юк, реабилитация вакытлары кыскара һәм операциядән соңгы астигматизмның дәрәҗәсе иң азга төшерелә.
2014 елда халыкны диспансерлаштыру һәм профтикшерү буенча эш закон белән билгеләнгән тәртиптә дәвам ителәчәк. Моның турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышындаТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин белдерде.
«Ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин «10нчы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна барды һәм медицина оешмасының коллективы белән очрашты. Очрашу барышында 2014 елга төп мәсьәләләр билгеләнде. Министр төп мәсьәлә булып халыкка медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын үстерү һәм медицина ярдәменең ала алырлык булуы тора дип билгеләде. Адель Вафин шулай ук шәһәр сырхауханәсенең хезмәткәрләре сорауларына җавап бирде. Сораулар, гомумән алганда, медицина оешмасының биналарында төзәтүгә һәм җиһазлауга кагылды. Коллектив белән очрашудан соң ТР сәламәтлек саклау министры сырхауханәнең бинасын карап чыкты.